Әсәрләр. 6 томда / Собрание сочинений. Том 6. Мухаммет Магдеев
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Әсәрләр. 6 томда / Собрание сочинений. Том 6 - Мухаммет Магдеев страница 10
Соболев, җитәкчелеккә килүгә, һәр кечкенә республикадан үзенең секретарьларын ясап куя: башкорттан, калмыктан, чуаштан, чеченнан, татардан, балкардан һ. б. дан. Соболев җитәкчелек иткән чор – алтмышынчы еллар – РСФСР Язучылар идарәсенең, милли республикаларга килеп, купшы, тантаналы, парадлы «выездной» җыелышлар уздырып йөргән чагы. Килеп төшә ярты вагон Мәскәү кунаклары, каршы ала боларны республика җитәкчелеге, язучылар, эшчеләр, студентлар. Перронда ипи-тоз, кызыл башлы сөлге, милли киемле хатын-кызлар, нотыклар, радио, телевидение, йөгереп йөрүче фотографлар… Йа Хода, матур әдәбият шулай эшләнәмени инде? Кем килүенә карап, обкомнан тиешле рангтагы кешенең каршы алуы… Вокзалдан кунакханәгә кортежлар. Кемлегеңә карап машина төре. Купшы әбәт: «Зур татар әдәбияты өчен» Мәскәү түрәсенең тосты (берни белми, берни укымаган!), аннан урындагы иптәшләрнең тосты: «Безне зурлап килгәнегез өчен, кадерле вакытыгызны бүлеп, безгә өлеш чыгарганыгыз өчен рәхмәт!» (ашап-эчеп йөрергә вакыт тапмыйлармы соң инде болар). Әбәттән соң – һичшиксез! – бер ритуал: Мәскәү делегациясенең башлыгын Үзе (Беренче!) кабул итә. Бу – сенсация! Ялта, Потсдам конференцияләрең бер якта торсын! Бу сәгатьләрдә обкомның бөтен бюрократия аппараты бары тик әдәбиятны гына кайгырта, бу сәгатьләрдә әдәбият әллә никадәргә берьюлы сикереш ясап үсеп китә. Ә ул арада инструкторлар йөгерешә, аларның башларыннан пар чыга, чөнки язучыларның бу төркемен йә Кырлайга, йә Бөрелегә, йә Актанышка озатырга кирәк иртәгә: ипиегез кабарып пешкәнме? Кызыл башлы сөлгегез бармы? Ничә кыз киендерәсез? Тәбрикләү сүзе язылганмы? И дөнья… Обкомның башыннан пар чыга, эш эшлиләр.
Соболев әдәбиятка әнә шундый шау-шулы «выезд»лар кертте. Урындагы иптәшләрнең күбесенә ошап та китте, ләкин Соболев секретарьларының күбесе бераздан Мәскәүгә күчте һәм анда, үз халкы исеменнән торып, үзенең калын-калын китапларын рус телендә бастырып чыгару юлларын кайгыртты. «Секретарьлар әдәбияты» барлыкка килде. Мондый шау-шулы ыгы-зыгыдан ахырда Г. Бәширов төшеп калды. Әсәр язарга кирәклеген ул тиз аңлап алды. П. Хузангай исә – иң әдәпле, тәртипле, талантлы чуаш улы – дөньядан китте. Калганнары калды.
1962–1963 еллар тирәсе иде. Кыш. Үзенең свитасы белән Казанга Леонид Соболев килеп төште…
Укучылар сорарлар: син бит аның иҗатына гашыйк кеше, нигә алай тәнкыйть итеп язасың Соболевны? Ә мин үзем дә үземнән сорыйм: матур гына хикәяләр язган кеше нигә болай ил буйлап «мороз-воевода» булып йөри ала? Бөтен хикмәт шунда ки, Соболевның иҗаты тупикка кергән. Аның язар нәрсәсе беткән. Ул ясаган бравада «язгы җылылык» елларында бераз шиңә төште. «Капитальный ремонт» дигән әсәр язып карады ул әлеге елларда. Әллә ни уңышка ирешә алмады. Кеше үзенең юлында тупикка кердеме, беренче чиратта ул тупикны җимереп, бәреп чыгу турында уйламый, ә башка юл белән китү ягын карый. Моны мин алтмышынчы елларда университетның татар әдәбияты кафедрасы мөдире Х. Госман эшчәнлегендә