Әсәрләр. 6 томда / Собрание сочинений. Том 6. Мухаммет Магдеев

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Әсәрләр. 6 томда / Собрание сочинений. Том 6 - Мухаммет Магдеев страница 11

Әсәрләр. 6 томда / Собрание сочинений. Том 6 - Мухаммет Магдеев

Скачать книгу

безнекеләрне чакырган. Безнекеләр үзара көлә-көлә барганнар: «банкет по-чувашски!» Ашап-эчеп, сөйләшеп утыргач, китәр алдыннан, һәркем кесәсенә үрелгән. Шунда мәрхүм Педер әйткән:

      – Моңа күптән инде түләнгән, мәшәкатьләнмәгез. Менә «банкет по-чувашски» шушысы аның, ә тегеләр алар – подоноклар.

      Мәрхүм бик тәрбияле чуаш баласы иде шул, миңа яшьлегемдә аның белән бер генә мәртәбә мәҗлестә утыру бәхете эләкте. Чуаш язучысы дигәндә, мин эталон итеп шуны алам: шуңа тартамы чуаш улы-язучы, юкмы?

      Тагын сөйлиләр: күрше республикаларның берсенә Мәскәү һәм безнең язучылардан десант төшкән. Ресторандагы кичке банкеттан соң бер язучы боларны өенә алып киткән. Тостлар әйтешеп утырганнар. Сәгатьләренә карап кузгалышканнар, төн уртасы икән. Киенә башлаганнар. Әмма йорт хуҗасы һәм тагын бер-ике ир ишек янына басканнар да әйткәннәр:

      – Безнең халыкның йоласын үтәмичә җибәрмибез: ишектән чыкканда, һәркем бер кружка өй коньягын эчә. Бу – безгә ихтирам билгесе.

      Нишлисең? Кунак икәнсең, ихтирамыңны белдерергә мәҗбүрсең. Агай-эне бераз уйланып торган. Ә тегеләр, чыннан да, ишеккә аркылы басканнар, бүрекләрне бирмиләр, ди. Һәркем, кыхы-мыхы килеп, теге кружканы әйләндергән һәм азатлык алган. Иң ахырдан ишек янына Габдрахман Әпсәләмов килгән. Мәрхүм, ул безнең туебызда булган иде 1959 елда, шунда мин игътибар иткән идем: мәҗлес буена, иренен тидергәләп, нибары бер рюмка рислинг эчкән иде ул. Эчми иде ул, эчми иде, мин аның белән тагын әле берничә мәртәбә йорт мәҗлесләрендә, банкетларда булдым. Бик тәртипле кеше иде ул андый мәсьәләдә…

      – Бу нәрсә бу? – дип сораган ул, бичара, теге чиләк янына килеп баскач. Ул арада берсе, кружка тутырып, аңа тоттырган да:

      – Бу – безнең милли эчемлек, өй коньягы, – дигән аңа. – Бу – бик үзенчәлекле.

      – Ничә градуслы? – дип сораган бәхетсез Әпсәләмов.

      – Кырык, кырык биш, – дигәннәр аңа, – без анысын үлчәп эчмибез. Бу – бик үзенчәлекле.

      – Үзенчәлеге нәрсәдә? – дигән Габдрахман ага, инде бөтенләй өметсезлеккә бирелеп.

      – Үзенчәлеге шул: моның бер чиләгенә бер кружка керосин кушыла, – дигәннәр. – Безнең халыкны, безнең әдәбиятны яратсаң, ихтирам итсәң тот та куй, шунсыз өйдән чыгардым юк…

      Габдрахман ага як-ягына караган да болай дигән, имеш:

      – Егетләр, серрең әрәбиятны яратам (ул, мәрхүм, шулайрак сөйләшә иде), халкыгызны да ихтирам итәм, мин серрә генә йоклап калыйм әле, – дип, бүлмәгә кереп киткән.

      Карагыз әле, Соболев онытылып тора икән бит…

      Килде «капитан первого ранга» – Казан шау итте. Казанда андый мәһабәт ир булганы бармы? Ул, мин сиңайтим, сөяктән коелган кәкре таяк, ул затлы импорт пальто, мин сиңайтим, сигез өлгеле, өсте төймәле фин кепкасы (кышның көне), ул хикмәтле ботинкалар (импорт), ул сиңа тук, зур бит, нәселдән килгән шәп күзләр (моның, мондый күзләрнең, эшче-крестьянда булу ихтималы юк),

Скачать книгу