Әсәрләр. 6 томда / Собрание сочинений. Том 6. Мухаммет Магдеев
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Әсәрләр. 6 томда / Собрание сочинений. Том 6 - Мухаммет Магдеев страница 7

– Беләсезме нәрсә, – дип башладым бугай мин үз сүземне, – мин язучылар бригадасы белән нефть районнарында йөри идем. Ләкин бүген мин сәгать унда Казанның Вахитов райкомында булырга тиеш. Чөнки минем партбилет…
– Чего? – дип кашын җимереп карады миңа начальник һәм, утын пүләне урынына да күрмичә, мине калдырып, кабинетыннан чыгып китте, ишек янында шәп чырайлы берничә кеше аның белән кул биреп күреште.
Мин капкында идем. Их, юләр мин, юләр мин. Менә Азнакайдагы иптәшләр хәзер йокыдан торып киләләрдер, менә аларны «курировать» итүче берәр НГДУ профкомының рәисе аларны иртәнге чәйгә чакыра килгәндер, бу як халкының гадәте буенча, чәй янына бер стакан каймак, кайнар коймак китергәннәрдер, әле Мәхмүт белән Нәби агага, ихтимал, «шарикларны» рәтләргә дип, башкасын да тәкъдим иткәннәрдер. Аларны урамда җылы, чиста рафик көтәдер, аннан алар шуңа төялеп китәрләр. Китәрләр, юлда уен-көлке сөйләшеп барырлар. Китәрләр… Кая? Кая? Бәрәч! Бүген бит гастрольнең актык көне, бүген Бөгелмәгә килә бит алар… Бүген бит… Хи-и-и…
Минем баш мие кызу-кызу эшли башлады. Партбилет алмаштыруга мин инде соңга калдым. Вахитов райкомыннан безнең парткомга кисәтү ясарлар инде. Парткомда мине болай да яратмыйлар, чөнки кафедра мөдире анда кергәләп йөри, партком секретарен гел миңа каршы котыртып тора. Түбәннән ыскыган фикер югарыдан төшкән фикергә кушылып бара. Йә, ярар, барыбер соңга калынды инде. Шулай булгач… мин, такси алырга дип, тышка чыгам. Идәндә яткан кешеләр өстеннән атлый-атлый чыгам. Көч-хәл белән такси тотып, туп-туры Бөгелмә горкомына барып төшәм һәм пропаганда бүлегенә керәм. Анда утырган иптәш бераз гаҗәпсенә:
– Бүген безгә Азнакайдан бер бригада килә, без аларны төш вакытына көтәбез, – ди. Аңлашабыз. Телефон. Кунакханә.
– Язучыларга бронь сакланамы?
Саклана икән. Ярты сәгать узмый – мин Бөгелмә кунакханәсенең люкс бүлмәсендә. Ике кешелек. Димәк, бер урында Нәби ага булачак. Җылы, чиста. Урамда инде буран да басылды. Шәһәргә чыгып газета-журналлар алып, гастрономга кереп тартмалы конфет, колбаса, алма-фәлән тутырып, җылы бүлмәмә кайтам. Хемингуэйдан киммени без? Әйе, киммени, киммени… дип йоклап та киткәнмен.
Төшке