Әсәрләр. 6 томда / Собрание сочинений. Том 6. Мухаммет Магдеев

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Әсәрләр. 6 томда / Собрание сочинений. Том 6 - Мухаммет Магдеев страница 9

Әсәрләр. 6 томда / Собрание сочинений. Том 6 - Мухаммет Магдеев

Скачать книгу

мәетен китерделәр. Авыр минутлар иде. Шунда мин уйлап куйдым: Нәби ага үз гомерендә берәр кешене рәнҗеттеме икән? Юктыр. Язмыш тарафыннан, гадәттә, кешене рәнҗетмәгән шәхесләр каһәрләнә.

      Истәлеккә өстәмә. Безнең авылда Нәби исемле бик чибәр егет бар иде. Ул егет, башын бераз арткарак ташлап, бугазына иркенлек биреп, җәйге кичләрдә гармунга җырлый иде. Моңлы булгандыр ул, япь-яшь көе сугышка китте дә, бетте дә. Яшь егетләр, малай-шалай – аның да яшь вакыты, – Нәбине күрүгә, бер такмак-диалог әйтәләр иде.

      – Кайттыңмы, улым Нәби?

      – Кайттым, әби.

      – Акча алып кайттыңмы, Нәби?

      – Юк, әби.

      – Башың бетсен, Нәби!

      – … әби!

      Мин Бөгелмә кунакханәсендә Нәби агага шуны әйтеп күрсәткән идем. Ул шаккатты. Андый фольклорны ишеткәне булмаган икән, көлә-көлә, гомере буе, очрашкан саен, миннән шуны әйттерә иде. Хатын-кыз булмаган җирдә мин дә моны тулы тексты белән әйтеп күрсәтә идем.

      Икенче өстәмә. Бауман урамында «Ёлочка» дигән кафе бар, гонорар алгач, язучылар шунда кереп утыралар иде. Анда мороженое, конфет, коньяк бирәләр. Язучыларның яраткан официанткасы – чибәр кыз бар: бер генә язучыны да игътибарсыз калдырмый.

      Без икәү, кем беләндер инде, шунда утырабыз. Нәби ага килеп керде, безнең заказлар үтәлгән иде инде, шәп утырабыз, Нәби ага безнең өстәлгә килеп исәнләште, яныбызга утырды. Теге официантка-чибәр йөгереп килеп тә җитте.

      – Сезгә нәрсә китерим? – дип, матур итеп, ресторанча, кафеча елмайды кызый. Нәби ага бер рюмка коньяк, лимон китертте.

      – Тагын нинди үтенечегез бар? – диде теге ут чәчәге саф татар телендә. Нәби ага, аңа карамыйча гына, бик җитди кыяфәттә нәрсәдер әйтте.

      – Нәрсә ул, Нәби ага?

      Кыз бик җитди итеп сорады.

      – Менә шуңа, – диде Нәби Дәүли, коньяклы рюмкасын күрсәтеп, – менә шушы матур бармагыңның менә шушы төшен тишеп, рюмкага бер тамчы каныңны тамыз…

      И көлдек, и рәхәтләндек инде. Арада, әлбәттә, иң бәхетлесе теге кызый иде.

      Тагын бер истәлек. 1988 елмы икән, Язучылар союзында идарә утырышы бара. Мин идарә әгъзасы идем әле. Бер гариза укыйлар. Нәби Дәүли басып тора. Гаризаның эчтәлеге болай: Мин, Нәби Дәүли, 1990 елда сиксән яшемне тутырам. Сиксән яшьлегемә минем зур бер китабым әзерләнә. Бик рәхмәт. Бу китап – юбилей китабы. Ләкин минем әле бер рядовой китап та – юбилейга бәйсез китап та чыгарасым килә…

      Бәхәс кузгала. Нәби ага ишек янында басып тора, гел бер сүзне тәкрарлый:

      – Зинһар өчен, минем турыда начар уйлый күрмәгез. Беркемгә дә үпкәм юк. Союз идарәсенә дә рәхмәт, нәшриятка да рәхмәт. Тик минем рядовой китап та чыгарырга хакым бар дип уйлыйм, гафу итегез, беркемгә дә үпкәм юк.

      Аның үтенечен канәгатьләндерерлек карар чыгара алмадык. Татарстан китап нәшриятында бер елда ике китапны бары тик обкомнан звонок белән генә чыгарып була иде. Бичара Нәби ага! Ике түгел, бер китабы чыкканны да күрә алмады.

      Эчкерсез, чиста күңелле бу Әлки мишәрен мин гел сагынып яшим. Моның сәбәбе

Скачать книгу