Кая чабасың, гомер юртагы? / Куда мчишься, рысак жизни?. Рафкат Карами

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Кая чабасың, гомер юртагы? / Куда мчишься, рысак жизни? - Рафкат Карами страница 14

Кая чабасың, гомер юртагы? / Куда мчишься, рысак жизни? - Рафкат Карами

Скачать книгу

бер гамәл булып әйләнеп кайтырга тиештер бит. Һәм киресенчә: әгәр кешеләргә мәрхәмәтле булсаң, үзеңә дә игелеклелек булып кайтыр. Моны кечкенәдән үк ишетеп, күңеленә сеңдереп үсте. Менә хәзер аңа карата этлек эшләделәр. Ә җәзасын аларга кем бирә? Теге дөньяда түгел, ә монда һәм хәзер үк. Нигә әле ул киң күңелле булып кыланырга тиеш. Бер даһи, Леонардо да Винчи булса кирәк, әйткән: «Кем явызлыкны җәзага хөкем итми, шул аның тормышка ашуына булышлык итә». Юк, егет аларга теләктәшлек итүче түгел!..

      Вакыт табып, ул хастаханәгә барып күренде. Аның ярасын теккән табиб, башын җентекләп карап, хәл-әхвәлен, кәефен, ашау-эчү һәм эшен сораштыргач, укуы белән дә кызыксынды. Егеттән төпле, уңай җавап ишеткәч, ул канәгать калды.

      – Борчылырлык урын юк, – диде, авыруның күзенә карап. – Төзәлә.

      Егет, кайтышлый, үзенә таныш хәвефле урыннан үткәндә, як-ягына каранды. Өч катлы йортның подъезд төбендә салмыш бер адәм эскәмиядә утыра, янында хатын-кыз да бар. Ир-атка кушылып, ул да кычкырып-кычкырып сөйләшә, шаркылдап, урам яңгыратып көлә. Габделнур кисәк кенә туктап калды. Чөнки әлеге хатынның тавышында аңа таныш интонация-аһәң ишетелде кебек. Егетнең колагына аю басмаган, аз-маз музыка белән шөгыльләнгән кеше буларак, ул моны җиңел тоемлады. Әйе, шик юк, ачыргаланып кычкырган, ярдәм сораган тавыш бит бу!

      Егет йөрәгенең еш-еш тибүен тойды, башына кан йөгергәндәй булды, бөтен барлыгы нәфрәт белән тулды, һәм аңарда үч алу теләге туды. Әйе, ул боларны акылга утыртырга тиеш. Алар үз җинаятьләренең җәзасын күрергә тиеш. Ә ничек? Милиция, дусты Ирек ярдәме беләнме? Юк, аны катнаштыру кирәкмәстер. Чөнки нәкъ менә бу адәм Габделнурга сукканны, тимер торба белән тондырганны исбат итү кыен булачак. Бүлмәдәшләрен алып килсәң? Әлбәттә, егетләр каршы килмәсләр һәм ярыйсы гына изәрләр дә иде. Ләкин бу фикере дә яраксыз сыман тоелды, чөнки эшнең зурга китүе ихтимал. Нишләргә соң? Йөрәге дөп-дөп типкән егет, ботинка табаны җилемгә ябышкандай, беркавым кузгалып китә алмыйча торды. Нишләргә соң? Әгәр, чукынып кына китегез сәнә, дип кул селтәсәң, онытырга тырышсаң? Алай итү тегеләргә, ярар, киләчәктә дә шулай дәвам итегез, уңышлар телим, дигән кебек була түгелме соң?

      Язгы авыр болытлар астында, шыксыз кичтә гел бер үк караңгы уй аның бәгырен кимерде: «Ничек үчен кайтарырга?» Һәм, трамвайда тирбәлеп кайтканда, озак баш вата торгач, ул, ниһаять, ныклы бер карарга килде.

      Шул карарын тормышка ашыру нияте белән, Габделнур икенче көнне кич янә әлеге хәвефле урынга юнәлде. Өстендә эшкә йөри торган киң куртка, аның якасы күтәрелгән, эчке түш кесәсе беленер-беленмәс кабарыбрак тора, башында ак фуражка.

      Ул, трамвайдан төшкәч, таныш юл белән югарыга таба менеп китте, аннары уңга борылды. Ни булса, шул булыр, дип, кичә тегеләр утырган подъездга таба атлады.

      Бүген дә анда, эскәмиядә, тегеләр икәү утыралар. Кычкырып сөйләшүләреннән, кул хәрәкәтләреннән салмыш икәнлекләре әллә каян күренеп-сизелеп тора.

      Габделнур исереккә салышты. Алабугада укыганда, алар режиссура фәнен яхшы үзләштергәннәр иде. Чөнки Мәскәүдә укып кайткан югары белемле режиссёр укытты,

Скачать книгу