Кая чабасың, гомер юртагы? / Куда мчишься, рысак жизни?. Рафкат Карами
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Кая чабасың, гомер юртагы? / Куда мчишься, рысак жизни? - Рафкат Карами страница 15
Сүзгә янында утырган хатын-кыз да кушыласы итте:
– Ие.
Анысы да, ике чабата бер кием дигәндәй, төс-кыяфәте, үз-үзен тотышы һәм кием-салымы белән янәшәсендәге адәмгә пар килердәй иде: аскы ирене күпереп зәңгәрләнеп-шәмәхәләнеп тора, күрәсең, шушы араларда гына берәр каты кулдан яхшы гына эләккән булса кирәк, эчә-эчә шешенеп бүртенгән битенә мул итеп сөрткән кызыл кершәне аның бизәнү серләрен бигүк белеп бетермәве яки кайчандыр белеп тә, инде күптән онытуы хакында сөйли. Башындагы кызыл береткасы да, өстендәге зәңгәр язгы-көзге пальтосы да таушалган-изелгән, аягындагы кыска кунычлы ак резина ботысы да яңадан түгел.
Габделнур, фәкать ир-атка гына мөрәҗәгать итүен сиздерү өчен, «син»гә басым ясады.
– Шеф, син зерә алай тупас сөйләшәсең. Мин синнән стакан гына сорамакчы идем. Ярый, хуш…
– Ни эшкә ул сиңа? – диде ир кеше, стакан сүзен ишетүгә тагы да йомшый төшеп.
Хәзер инде Габделнур дилбегәне тулысынча үз кулына алды.
– Стакан белән нишлиләр инде? Син, фраер, бигрәк аңгыра икәнсең. Шешә бар. Бугазыннан эчәсе килми, – диде егет һәм, курткасының замогын аскарак шудырып, эчке кесәсеннән башланмаган ярты чыгарды.
Тегеләрнең күзләре ялтырады, үзләренә җан керде, йөзләрендә елмаю галәмәте чагылды. Әүвәл ир-атның теле ачылды:
– Башта ук шулай диләр аны.
Хатын да сүз кыстырды:
– Ие.
Габделнур янә иргә карады:
– Сиңа да өлеш чыгарырмын. Кая, стаканың юкмы?
– Ә миңа? – диде хатын-кыз, еламсырап.
Ләкин аңа игътибар итүче булмады.
– Монда юк, – диде ир кеше һәм ярым борылып дәште: – Бар, алып чык.
– Бар үзең, – дип карышасы итте хатын аламасы, әллә торасы килмичә, әллә хәле юктан, әллә үзен кешегә санамауларына гарьләнеп.
– Нәрсә?! Ике әйттермә, юкса…
– Ярар, ярар.
– Ычкын!
Хатын көч-хәл белән, теләр-теләмәс кенә урыныннан торды, чайкалды, әмма егылмады, теге адәмгә сиздермичә генә, аларны авыр хәлдән коткаручыга күз кысты, кыек авызы, чалыш иреннәре белән елмайды һәм, арт санын уйнаклатып, подъездга кереп китте.
– Утыр, – диде ир-ат, уң ягына ишарәләп һәм чак кына урын күчте.
Беренче елны зеклар белән эшләве ярдәм итте: «Үз кеше» булуында шик калдырмас өчен һәм ныграк ышандыру теләге белән, Габделнур тәмамысы болар сөйләменә күчте:
– Не хрен, постою, – диде һәм аягүрә калды.
Чөнки егет хатынның ничәнче катта, кайсы фатирда яшәвен дә, күпме тоткарланасын да белми иде. Җитмәсә, вак кына яңгыр сибәли башлады.
Шуңа күрә ул як-ягына каранып алды да:
– Синең акчаң төшкән, – дип, тегенең «прощай» ботинкасына ымлады.
Беркатлы бичара башын аска июгә, Габделнур күз ачып йомганчы аракыны башта сул