Кая чабасың, гомер юртагы? / Куда мчишься, рысак жизни?. Рафкат Карами
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Кая чабасың, гомер юртагы? / Куда мчишься, рысак жизни? - Рафкат Карами страница 19
– Мин сиңа нәрсәдер әйтергә телим…
Ләкин үзе тукталып калды. Ирек тә дәшмәде, уңайсызлануы сизелеп торган кызга карады. Ниһаять, Фәнирә телгә килде:
– Син минем белән ничек йөрергә уйлыйсың? Болай гына, вакыт үткәрергәме? Әгәр алай булса очрашмыйк.
Егет тагын нәрсә әйтер икән дип көтәргә булды. Ул дәшмәгәч, Фәнирә читкә карап әйтте:
– Безгә кабат очрашмаска кирәк.
Һаман да авызына су капкан кебек торуны әдәпсезлеккә санап, Ирек бу юлы аңа җавап бирүне кирәк тапты:
– Әгәр дә мин, болай гына дисәм, дөрес булмас, ниятем җитди. Син миңа ошыйсың.
Егет кызның күзләренә туры карады. Аннары аны кочагына алды, күкрәгенә кысты. Фәнирә башын аның иңбашына салды, гәүдәсе белән елышты.
– Мин кешегә тиз ияләшәм, – диде ул, пышылдап. – Әгәр аерылышсак, тиз генә оныта алмам, авыр булыр дип куркам.
– Ә нигә аерылышырга? – диде егет, иңбашларын җыерып.
Кызның тавышы ышанычсыз чыкты:
– Мин нигәдер куркам.
Ирек дәшмәде. Кызның башын тотып, күзләренә карады. Ут яктысы төшә иде. Фәнирәнең кара күзләре зур, ул төс-бите белән грузин кызларына тартым, әгәр басынкы борыны да бөкрерәк булса, гел Кавказ ягыныкы диярсең; уртача буй, нечкә бил. Егет йөзен әкрен генә аңа таба китерде, кызның кайнар сулышын тойды. Фәнирә аны кочаклап алды, үзе егетнең иреннәрен эзләп тапты. Кайнар итеп, озак итеп үбешүдән соң, ул янә сорау бирде:
– Син һәр көн килерсеңме?
Ирек аның төс-битен грузин кызлары белән чагыштырды, әмма үз-үзен тотышы… Хәер, аның Кавказ кызлары белән очрашканы юк бит. Аларның холык-фигылен, тыйнаклык дәрәҗәсен белми… Ләкин бу минутларда андый уйлар белән мавыгу егетлек булмас иде һәм ул аны тагын да кысыбрак кочты, үпте. Кызның кайнар куллары егетнең муенына сарылды.
Күптән түгел генә танышкан бу кыз Казан тирәсендәге районнан, училище бетереп, бер ресторанда пешекче булып эшли; әти-әнисе, сеңлесе авылда яшиләр. Кызыл Байрак урамындагы тулай торакка (ул – төзүчеләрнеке) кем урнаштыруын Ирек төпченмәде.
– Битем яна, кемдер сөйли, ахры, – диде кыз һәм сәгатенә карап алды. – Ой, мин сәгать унда өйдә булырга тиеш идем.
– Ә син хыялда бүлмәңә кер. Әнә баскычтан менәсең ди, иптәш кызларың каршы ала. Кием алыштырып, юынып, чәй эчеп йокларга ятасың.
Кыз юморны эләктереп алды.
– Кайсы ягыма ятыйм: уңгамы, сулгамы?
– Кайсына телисең…
– Чалкан.
– Нигә?
– Больницада өйрәндем. Сукыр эчәккә операция булды да, озак ятарга туры килде. Үзешчән сәнгать түгәрәге членнары белән спектакль куясы идек, җитмәсә, мин – оештыручы. Кисәк кенә авырый башладым. Мине паровоз белән шәһәргә алып киттеләр,