Кая чабасың, гомер юртагы? / Куда мчишься, рысак жизни?. Рафкат Карами
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Кая чабасың, гомер юртагы? / Куда мчишься, рысак жизни? - Рафкат Карами страница 18
– Кавказда, Урта Азиядә һәм Казахстанда кулга ияләшкән бөркетләр белән куян, төлке аулыйлар икән, – диде егет, Казансу өстеннән күзен алмыйча гына. – Бу да шулар кебек суга ташлана. Тауларда яшәүче халык үзе дә бөркет кебек – кыю, курку белмәс. Төркмәнстанда елан тоталар да агуын җыялар. Армиядә бер егет сөйләгән иде. Аның атасының бер бармагы юк икән, биш-алты яшьтә елан чаккан. Бабасы аның чәнчә бармагын кисеп ташлый, үлемнән коткара.
– Кисмәсә үләмени? – дип сорады Ирек белән янәшә басып торган Фәнирә.
– Әйе. Анда кобра, гюрза – иң агулы еланнар…
Троллейбустан төшеп, трамвайга утыргач та, тегене-моны сөйләшеп бардылар. Кыз, туганнарына кереп, йомышын йомышлагач, «Кольцо»га кайттылар һәм Бауман урамы буйлап җәяү киттеләр. «Татарстан» кинотеатрында «Саша, Сашенька» дигән фильм карап чыктылар. Матбугат йорты каршында беренче троллейбуска утырып, Ленин районына юнәлделәр. Әмма Ленин күпере тукталышында төштеләр дә яр буйлап сулга таба киттеләр. Музыка, шау-шу ишетелеп торган «Парус» рестораны яныннан уздылар.
Кайчандыр Идел яки Чулман буендагы берәр авыл каршында пристань ролен үтәгән, тактадан корылган кечкенә, шыксыз дебаркадерны хәзер, буяп-яңартып, ресторан иткәннәр һәм, Казансуда утырганга, «Парус» дип исем кушканнар. Шәһәр халкы аны үз итте, җәен дә, кышын да аннан кеше өзелми: гомер бәйрәмнәре, туй мәҗлесләре үткәрәләр. Бүген дә шундый чараларның берсе булса кирәк. Ике баганалы гранит баскыч янында туктадылар.
Бөркүрәк һава. Кояш баеган турда ачык күк йөзе зәңгәр өчпочмакны хәтерләтә. Аста – кызгылт, сулда – кара, ә уңда аксыл болытлар кабарып торалар. Шәһәр томан эчендә. Еракта-еракта утлар шәйләнә, Казансу аръягында ракета җибәрделәр. Уңда дамба буенча тезелгән утлар суда чагыла, әйтерсең әкияттәге су асты сарае. Бөкре күпер астыннан бер байдарка чыкты һәм кызыл маякны урап әйләнде дә кире китте. Ераклашканда ул су асты көймәсе кебек – егетнең ишкәне күренми. Су уртасында бер көймә тора, моторы сүнгән, хуҗасы кабыза алмыйча интегә.
Икәүләп әнә шул кичке манзараны хозур кылып утыргач, Фәнирә:
– Кайда булдың? – дип сорады. – Ничек көннәрне үткәрдең? Син кичә тугызда Бауман урамында идең.
Ирек аның сынаганын, тотмакчы булганын сизеп алды, җавап кайтармады. Аста ике эскәмия бар, ике пар утыра иде, бер пар кузгалды.
– Убыр китте, урыны калды, – диде дә, егет, кызны җәлт кенә күтәреп, баскычтан аска төшеп китте.
Кыз егетне муеныннан кочты.
– Мин авыр бит.
– Үз сөягем үземнән авыр түгел, диләр безнең авылда.
– Мин синең сөягең түгел бит.
– Сөягем булмасаң, сөйгәнем булырсың.
Су өсте