Кая чабасың, гомер юртагы? / Куда мчишься, рысак жизни?. Рафкат Карами

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Кая чабасың, гомер юртагы? / Куда мчишься, рысак жизни? - Рафкат Карами страница 21

Кая чабасың, гомер юртагы? / Куда мчишься, рысак жизни? - Рафкат Карами

Скачать книгу

җиткәндер. Кичен дә бөркүлек басылмады, ләкин җилли башлады, болытлар куерды, көньякта кара-кучкыллары хасил булды, анда яшенле яңгыр ява, ахрысы.

      Фәнирә ак күлмәктән, ләкин ул алсу булып күренә, чөнки кояш баеганда бөтен әтраф алсулана: күк йөзе дә, болытлар да, җир өсте дә. Әллә янында яраткан кызы булганга – Иреккә бөтен дөнья алсу күзлектән караган төсле.

      Кызның элекке фатир хуҗасы асты кирпеч, өсте агачтан гыйбарәт булган ике катлы йортның беренче катында яши икән. Фәнирә егетне башта тулырак гәүдәле, чуар җылы халат өстеннән кулдан бәйләнгән йон кофта кигән хуҗабикә белән таныштырды, аннары сеңлесен тәкъдим итте. Ул коеп куйган апасы: кара чәч, түгәрәк, ләкин кечерәк йөз, басынкы борын, гәүдәсе дә Фәнирәнекенә тартым – юкарак кына. Иреккә ул ачык чырай күрсәтте – сәйләндәй тезелеп киткән ак тешләрен күрсәтеп елмайды.

      Хуҗа хатын егеткә ишек катыннан, акшарланган зур мич яныннан урын бирде. Ул үзе, өлкән кешеләргә хас булганча бармакларын кыймылдаткалап (гүя нәрсәдер саный), әүвәл тик утырды. Бераздан, күзлек киеп, ниндидер кием алып, ямау ямый башлады. Күрәсең, тик утыру гадәте юк.

      Ә почмакта апалы-сеңелле кызлар сөйләшә: чыш-пыш киләләр, кайбер сүзләрен ачык итеп тә әйтеп куялар – кеше ишетерлек. Ирек, аларның үзләренә карамыйча гына, шул якка колак салды. Сүз башта әти-әниләре хакында барды, сеңлесе кайтырга кыстый. Аннан гәп бер егеткә күчте, ул хат язган булырга тиеш. Һәрхәлдә, Ирек шулай аңлады. Кем ул? Каян хат җибәргән? Болары аңа караңгы һәм аңа барыбер дә кебек. Ә шулай да күңелендә ниндидер юшкын утырып калды.

      Шуның тәэсирендә, урамга чыккач, ул баштарак кыз белән җәелеп сөйләшә алмады, аның сорауларына таркау гына җавап кайтарды. Фәкать күпмедер вакыт узгач кына, бәгырен кымтырыклап торган теге авыр халәттән арына алды.

      Ә бу вакытта тышта яшен яшьни, күк күкри иде. Тукталышка барганда да, троллейбуста да, гәрчә егеткә сыенган булса да, кыз куркудан дерт итеп китә иде.

      Казансу өсте кап-кара, куе зәңгәр болытлар түбән салынган, ялт-йолт яшен яшьнәгәндә, су өстендәге дулкыннар, утраулар күренеп кала. Троллейбус тәрәзәсе дымлы, пыялага кыйгачлап борчак-борчак яңгыр тамчылары төшә, алар күз яше кебек саф, чиста.

      Фәнирәнең чәчләре манма су, бите юеш.

      – Күземнән буяу агар инде, – диде ул, Ирек аны тотып кайтса да, үзе дә аңа ябышып.

      Егет аның колагына такмаклап алды:

      – Кызым, кая барасың, ю битеңнең карасын, юсаң битеңнең карасын, батыр егет сайларсың.

      Фәнирәнең йөзе ачылды, юморны аңлады:

      – Мин сайладым инде.

      Ирек күңеленнән генә: «Алдашмыйсыңмы, кызыкай? – дигән сорау бирде. – Мине балта сабына утыртырга җыенмыйсыңмы?»

      Троллейбустан төштеләр. Яңгыр коя. Фәнирә, туфлиләрен салып, яланаяк калды. Егетнең лавсан күлмәге манма су булды, аз гына кыймылдаса да, тәне чымырдап китә – каз тәне чыга, салкын. Фәнирә көлә, ә егет сер бирми. Ул, тулай торагына кереп, күлмәген

Скачать книгу