Кая чабасың, гомер юртагы? / Куда мчишься, рысак жизни?. Рафкат Карами

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Кая чабасың, гомер юртагы? / Куда мчишься, рысак жизни? - Рафкат Карами страница 20

Кая чабасың, гомер юртагы? / Куда мчишься, рысак жизни? - Рафкат Карами

Скачать книгу

кыз кем ул? Ни-нәрсә уйлап, нинди планнар корып яши? Аңа мөнәсәбәте ничек? Сәгать унда өйдә булырга тиеш идем, ди. Ни өчен? Кем беләндер очрашамы яисә киләсе кешесе бармы? Бу вакытта кем килергә мөмкин? Әллә болай гына әйтәме? Казансу буенда утырганда йокысы килә иде. Ә хәзер… үзе керергә ашыкмый. Шулай да серлерәк әле бу кызый. Ирек төрледән-төрле шикле уйларга бирелүен үзенең милициядә эшләве, ситуацияне анализларга күнегүе белән аңлатырга һәм акланырга тырышты. Кыз турында ямьсез уйламаска иде аның нияте. Хыялында гәүдәләнергә өлгергән итагатьле, инсафлы, тәүфыйклы, үзенә гомер юлдашы булырлык кеше булуын тели иде.

      Иректән төпле җавап алмагач:

      – Егет булу яхшыдыр, – дип куйды Фәнирә. – Кызлар, мескен, ни теләсә, шуны эшли алмый. Газаплана. Яратса да әйтә алмый…

      Тулай торак ишеге төбендә Фәнирәнең бүлмәдәшенә – тулы гәүдәле, мул күкрәкле Шура исемле кызга юлыктылар. Ул бер егетне култыклаган иде, аны калдырып, иптәш кызын читкәрәк дәште.

      Ирек аның Фәнирә колагына «Теге килмәде… Синең өлеш шешәдә… Мин кайтмыйм…» дигән өзек-өзек сүзләрен ишетеп калды.

      Арты белән баскан Фәнирә, Иреккә сиздермәскә тырышып, бармагын ирененә куйды. Шура, авыз чите белән елмаеп, аңа күз кысты да егетенә ябышып китеп барды. Каушап калган Фәнирә ашык-пошык саубуллашып кереп китте.

      …Шимбә көнне Ирек, кичке сәгать унга чамалап, тимер юл вокзалына китте. «Кильдураз – Казан» поездының расписаниесен белде: ун туларга алты минут кала килә икән.

      Вокзал каршындагы скверда гына көтәргә булды. Андагы чуар халык төрлесе төрле рәвештә: кайсы эскәмиягә утырган, кайсы яткан, байтагы аягүрә; трамвай, такси, автобус, троллейбуслар килә-китә; вокзал артында пош-пош итеп паровоз кычкырта.

      Шәһәр яны поезды килде. Ирек Фәнирәне каршылады. Дүртенче трамвай белән Кольцога бардылар, аннан беренче троллейбуска күчтеләр. Егет кызның әти-әнисе хакында сорашты. Әтисе өйдә, әнисе эштә булган, икесенә дә, шундук китәм, дип әйткән. Кыз өенә ни өчен алай тиз генә кайтып килүе хакында ачылып сөйләмәде.

      Фәнирә, тулай торакка кереп, сумка һәм пальтосын калдырып чыкты. Ирек аның иптәш кызы белән әрләшкәнен ишетеп калды. Фәнирәне бер егет сорашкан, ә иптәш кызы аның кайда һәм кем белән икәнен әйткән. Ирек моны колагына киртләп куйды.

      Эскәмиядә утырганда, егет:

      – Сиңа минем белән рәхәтме? – дип сорады.

      – Әйе.

      Озак кына сөйләшеп утырдылар. Ирек аны кочаклап җылытты. Кызның керәсе килүен сизенеп, урыныннан торды.

      – Иртәгә килмә, – диде Фәнирә.

      – Нигә?

      – Племянница киләсе бар.

      Аерылыштылар. Ирек урам якка чыкты да Фәнирәнең балконда күренгәнен көтеп торды. Егетенә тиз генә кул болгап алгач, кыз күздән югалды.

      Ирек тулай торагына кайтты. Бишенче каттагы иркен бүлмәнең тәрәзәсе ачык. Егетләр йоклый. Ирек урамга күз салды. Каршыда кайбер тәрәзәләрдә ут балкыган ике-өч катлы йортлар. Волгоград урамына таба алмагачлар тезелеп киткән, алар язлыкта ап-ак чәчәккә төренәләр, әлегә исә

Скачать книгу