Кая чабасың, гомер юртагы? / Куда мчишься, рысак жизни?. Рафкат Карами
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Кая чабасың, гомер юртагы? / Куда мчишься, рысак жизни? - Рафкат Карами страница 17
Дөрес, үзе дә андый нәрсәләрне төшенә иде. Ләкин кайбер кыз-кыркын, яшь чагында йөреп туйгач, ирләренә тугрылыклы хатын, өйдә уңган хуҗабикә булалар, үз ирләреннән балалар табып, аларны багып-тәрбияләп үстерәләр, кыскасы, басынкыланалар.
Ә Фәнирә иренә тугрылык саклый алмады, дөресрәге, теләмәде. Егетнең үзен ничек нык яратканын белеп-сизеп алган кыз җылыга ияләшкән юха елан булып чыкты һәм үзен җылыткан кешесен чакты.
Тән ярасы түгел, ә җан ярасы ничек сызлаганын, җәберсенүен Ирек үзе генә белә. Югыйсә ул Фәнирә белән танышу-кавышуларның ахыры ямьсез бетәр дип һич кенә дә башына китермәгән иде. Әйе, бер дә күңелсез тәмамланыр төсле тоелмаган иде аларның тормышы. Аның яшьлек хатасын гафу итүне, бу хакта исенә төшереп тормауны, үзенә илтифат күрсәтүне тиешенчә аңлар, шуннан нәтиҗә чыгарыр һәм туры юлдан гына атлар, тәртәсен сулга каермас, дип өметләнгән иде. Яратып өлгергән иде шул аны егет. Танышулары да кызык кына булган иде.
…Ирек, район милиция бүлегеннән чыгып, Восстание урамы буйлап салмак адымнар белән түбән таба төшеп бара иде. Бер кыз яннан узып китмәкче.
– Апасы, сез артта, юл буенда, знак күрмәдегезме әллә? – дип аңа мөрәҗәгать итте Ирек, ярым борылып, тавышына юри җитдилек өстәп.
– Нинди? – дип сорады уртача буйлы, чем-кара чәчле кыз һәм, туктап, егеткә карады.
– «Обгон запрещён» дигән знак.
– Юк, – диде кыз, башта аңышмыйча, аннары егетнең киеменә карап көлеп җибәрде. – Мин бит сезнең кебек гаишник түгел.
– Ә сезгә кем әйтте мине гаишник дип?..
Чыннан да, Ирек бүген формадан иде.
Менә шуннан сүз иярә сүз чыкты. Икесе дә Кызыл Байрак урамында, икесе дә тулай торакта яшиләр икән: кызныкы – сул кул якта, ә егеткә уңга борыласы. Ләкин ул, «Фукерман»га (ашханә икәнен кыз белә, алар йортыннан ары, Гагарин урамы чатында) барасым бар, дип, теленә салынып, сулга борылып, урам аша чыгып, кыз белән янәшә китте.
Урамның уң ягындагы өч катлы йорт каршында туктап, кыз:
– Мин өйгә керәм, – диде.
– Бәлки, тагын күрешербез? – диде егет, кызның каратут матур йөзенә, кара кашларына карап, һәм исемен әйтте.
– Ә мин – Фая, – диде кыз, үзенең чем-кара күзләре белән егеткә текәлеп.
– Керәшен кызымы әллә?
– Юк.
– Алайса, чын исемегез ничек?
– Фәнирә. Ләкин мин аны яратмыйм. Без русча укыдык. Мәктәптә «Фанера» дип мыскыл итәләр иде.
– Нишләп, юкса бик матур исем бит, – диде Ирек һәм баягы соравын кабатлады: – Йә, ничек, күрешәбезме?
Кыз тиз генә җавап бирмәде. Башта егетнең гәүдәсенә таман утырган, буй-сынына килешеп торган формасына, аннан йөз