Кая чабасың, гомер юртагы? / Куда мчишься, рысак жизни?. Рафкат Карами

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Кая чабасың, гомер юртагы? / Куда мчишься, рысак жизни? - Рафкат Карами страница 25

Кая чабасың, гомер юртагы? / Куда мчишься, рысак жизни? - Рафкат Карами

Скачать книгу

дигән фильм карап кайтканнан соң, тулай торак тирәсендәге бер йортның подъездына керделәр. Икенче каттан тавыш-гауга ишетелде: ир-ат сүгенүе, шап-шоп иткән аваз, хатын-кызның шәрран ярып акыруы, чинавы. Ире хатынын кыйный булса кирәк. Формадан булса, Ирек, бәлки, түзеп тора алмас, ишекләрен шакып кисәткән дә булыр иде, ләкин ул гражданский киемнән – тыкшына алмый. Яшьләр бүтән подъездга күчтеләр. Анда караңгырак иде, шулай да бер-берен күрәләр.

      Фәнирә:

      – Нәрсә турында уйлыйсың? – дип сорады.

      – Синең турыда. Ә син?

      – Берни дә уйламыйм, – диде Фәнирә, гамьсез булырга тырышып, ләкин җитди йөзе киресен белгертә иде.

      – Алай булмый.

      Гәптәшенә карамаска тырышып, кыз моңсу гына әйтеп куйды:

      – Безгә кабат очрашмаска кирәк.

      – Нигә?

      – Аның өчен сәбәп бар, – диде кыз, уңайсызлануы, ләкин сүзен әйтеп бетермәгәнлеге сизелә, тавышы калтырабрак чыкты, үзе дә каушаган шикелле тоелды егеткә. – Ярар, бүтән вакыт. Мин хәзер булдыра алмыйм.

      Ирекнең сөйләшүне ярты юлда калдырасы килмәде.

      – «А» дигәч, «б»сын да әйт инде.

      – Булдыра алмыйм, – диде кыз һәм, егет дәшмәгәч, бераз уйланып торганнан соң, кисәк кенә әйтеп куйды: – Берни дә юк. Мин болай гына әйттем.

      – Алай булмый. Син мине кемгә саныйсың? – диде егет кырыс кына.

      – Юк, берни юк. Юри генә…

      Ирек:

      – Сиңа уңайсыз, әйеме? – дип сорады. – Гадәттә, кызларның ике сәбәбе була: йә йөргән егете бар…

      Кыз, «юк» дигәнне белдереп, башын селкеде һәм, Ирек сүзен дәвам иткәнче, үзе сорау бирде:

      – Ә икенчесе?

      – Икенчесеме?.. Яисә ул саф кыз түгел. Анысы сиңа кагылмыйдыр дип уйлыйм.

      Ирек кызның күзләренә туры карады, караңгырак булса да, ул аларны аермачык күрә иде.

      – Юк, билгеле, – диде Фәнирә, күзен дә йоммыйча, һәм бераз уйланып торганнан соң сорады: – Әгәр кагылса?..

      – Ничего особенного…

      Ирек сүзен ярты юлда өзде. Кыз аны дәвам итәрме дип көтте. Ләкин пауза озаккарак сузылды. Кинәт Фәнирә егетнең муенына сарылды.

      – Мин сине яратырмын дип куркам… Мин синнән башка булдыра алмыйм! – Ул егетне коча, үбә башлады, үзе ярым пышылдап сөйләнүен дәвам итте: – Синең мине яратуың чынмы? Миңа синнән бизүе бик авыр булыр… Я на что угодно пойду!..

      Подъездга тагын бер егет белән кыз кергәннәр иде, урынның буш түгел икәнен күреп чыгып киттеләр.

      Фәнирә янә телгә килде:

      – Нигә мин сине очраттым икән?! Гашыйк булдым. Элек ышанмый идем. Син… беренче… Син чыннан да мине яратасыңмы?

      – Юк, – диде егет, ә үзе кызны кочагына алды, үпте.

      – Бүтән берәрне очратсаң, син миңа әйтерсең, яме?

      – Ярар, – диде Ирек, ә үзе елмайды, аннары әйтеп куйды: – Хәзер бик авыр чор: «Криминалистика»дан зачётка, «Финанс хокукы»ннан экзаменга әзерләнәм, алар янына бүтәннәре дә – практик занятиеләр дә бар. Без малай чакта, кызлар

Скачать книгу