Кая чабасың, гомер юртагы? / Куда мчишься, рысак жизни?. Рафкат Карами
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Кая чабасың, гомер юртагы? / Куда мчишься, рысак жизни? - Рафкат Карами страница 29
Габделнур күзенә чалынган ул орденның үзенә күрә тарихы да бар. Гаярь солдат Шәйгазамовка бу бүләкне июль ахырында дәүләт башлыгы (юридик яктан шулай саналса да, чынлыкта илгә Сталин хуҗа иде) – кәҗә сакаллы «Бөтенсоюз старостасы» Калинин бабай үзе тапшырды. Чөнки сугышның беренче айларында батырлык күрсәткән солдатлар һәм офицерлар бүләкне, Мәскәүгә барып, Кремльдә алырга тиеш иделәр. Берникадәр вакыттан соң моның мәгънәсезлек икәне аңлашылды һәм бүләкләү үзе СССР Югары Советы Президиумы исеменнән булса да, орден-медальләрне дивизия һәм полк командирлары гына тапшыра башлады. Дөрес, исемлек үзәк газеталарда тулысынча басыла килде. Аена егерме ике сум акча алган пехотачы солдатка, немец танкын юк иткән өчен, мең сум бирәләр, баштагы чорда орденга да өстәмә түләү каралган була. Ләкин Солтангир һәм аның иптәшләре орден, акча өчен түгел, ә Ватан өчен, Советлар Союзын басып алырга ажгырып килгән фашистлардан илне азат итү өчен үз-үзләрен аямыйча сугыштылар.
Шәйгазамов һәркем белән – гади ташчыдан алып идарә башлыгына кадәр – үзен бик иркен тотып сөйләшә, чөнки аңа шәхсән үзе өчен берни дә кирәкми: бүтән оешмада намус белән эшләп алган иркен фатиры бар, ул-кызлары үсеп җиткән – балалар бакчасына чиратта тормый, шәһәр читендә дача корасы юк – төзелештән очсызрак бәягә такта-кирпеч юнәтергә дип, участок башлыкларына ялынычы төшми. Шунлыктан прораб-мастерлар алдында ялагайлануны белмәгән техника куркынычсызлыгы инженерыннан барысы да шөлләп торалар.
Шәйгазамов югары белемле инженер, үз эшен биш бармагы кебек белә, ләкин беркайчан да карьера ясарга омтылмады, артыгын күтәрмәделәр дә, чөнки партиягә кермәде. Кыстап карамадылар түгел, кыстадылар, әмма ул үз фикереннән кайтмады – җайлап кына баш тарта килде. Соңгы елларда инде аңа мөрәҗәгать итүче дә булмады. Чөнки фирка әгъзасы булырга атлыгып торучы инженер-техник хезмәткәрләр болай да буа буарлык иде. Ә аның партиягә кермәвенең үзенә күрә сәбәбе бар иде: авыл мулласы булган әтисен утыз җиденче елны алып китеп каядыр олактырдылар. Авыл куштаннары – активистлар ярдәмендә эшләнгән бу этлекне ул беркайчан да кичерә, газиз атасын кышкы буранда соңгы тапкыр күрүен һич кенә дә оныта алмады.
Әмма сугыш башлангач, ул повестка көтеп ятмады, егерме өченче июньдә үк үз теләге белән фронтка китте, чөнки ул чамалый иде: әгәр фашист Мәскәүне алса, Идел буена да килеп җитәчәк. Ул – ир-егет, Илен, Ватанын сакларга тиеш, гәрчә ул Ил аны ятим итсә дә, чөнки аның бүтән Ватаны юк. Әгәр немец илне яулап алса, бөтен халык колга әйләнәчәк, тарихта моның мисаллары меңләгән. Әйе, аларга Мәскәүне алу гына кирәк, аннан инде юл ачыла – кайчандыр, Казан ханлыгы җиңелгәч, Хаҗитарханга һәм