Кая чабасың, гомер юртагы? / Куда мчишься, рысак жизни?. Рафкат Карами

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Кая чабасың, гомер юртагы? / Куда мчишься, рысак жизни? - Рафкат Карами страница 33

Кая чабасың, гомер юртагы? / Куда мчишься, рысак жизни? - Рафкат Карами

Скачать книгу

кыздыра, башыңны югары күтәрсәң, зәп-зәңгәр күк йөзен күрәсең; өзлексез троллейбуслар, машиналар үтеп торучы урамда чибәр кызлар күзгә чалына; әйе, бик теләсәң, шәһәр ыгы-зыгысыннан да ләззәт алып була икән.

      Җәяүләп, ялкау гына атлап, ары китте. Үзәк банк янындагы чәчтарашханәгә керде, чират юк икән – чәчен төзәттерде. Чәч алучы мөлаем кыз, егетне чибәрләп, хушбуй сибеп, тагын килүенә өмет итеп, елмаеп озатып калды.

      – Әгәр иртәгә өйләнмәсәгез, тагын килегез.

      – Нигә алай дисез?

      – Мин сезне кыз куенына керәсе кияү кебек көяз егет иттем бит, – диде оста кул, үз эше белән мактанып.

      Чыннан да, көзгегә карагач, Габделнур үз кыяфәтеннән канәгать калды. Шулай да чыгып барышлый уйлап куйды: «Ашыктырма, сеңелкәш, әле бер ел укыйсым бар. Аннан соң инде күз күрер…»

      Ары китте. «Матбугат йорты» дип аталган, утызынчы елларда ачык китап рәвешендә төзелгән карасу төстәге зур бинаның беренче катын буеннан-буена китап кибете биләп тора. Шунда сугылды. Киштәләрне карап йөргәндә (аны бигрәк тә тарихи басмалар кызыксындыра иде), күзе «Медицина» бүлегендә басып торган бер сылуга төште. Бер уйлаганда, азмы кибеттә хатын-кыз: сатучылар – барысы да асыл затлар, кергән-чыкканнарның да яртысыннан күбрәге алар халкы. Ләкин Габделнурның күзенә фәкать берәү генә чалынган кебек тоелды, фәкать берәү генә игътибарын җәлеп итте.

      Егет түзмәде: якынрак барды да туктап калды. Хәзер инде ул аны яннан күрә: иңенә үк төшеп торган дулкын-дулкын кара чәч, килешле генә туры борын, кыйгач калын кара каш һәм күзен йомганда сирпелеп алучы озын керфекләр, башын борганда күренеп киткән таныш кечкенә миң үз урынында – аскы ирене белән ияге арасында; кыска җиңле аксыл төстәге күлмәктән, билен киң пояс белән буган, сул кулының беләгендә җыйнак кына кара сумка. Әйе, бу таныш йөз дә, элеккегә караганда бераз гына тулылана төшкән, әмма зифалыгын югалтмаган буй-сын да хәтерендә. Ләкин зур шәһәрдә, атаңа охшаган урыс күп булыр ул дигән кебек, йөз чалымнары кемгәдер тартым кешене очратуың бик ихтимал. Шуңа күрә, чит кешегә ялгышып сүз катмас өчен, Габделнур ашыкмады: йөрәге ешрак тибә башлаганын, бөтен барлыгын шатлык-куаныч биләп алганын, сабый баладай сөенгәнен тойса да, сабыр итәргә булды. «Үзе генәме? Бәлки, минем якка таба борылыр. Әйе, кибеттән чыкканда, Ул, һичшиксез, бирегә таба киләчәк бит», – дип фараз кылды.

      Егет Аны бер мәртәбә аэропортта күргән иде бит инде. Янына да бара алмады, чөнки янәшәсендә ире бар иде. «Бүген кем белән икән? Үзе генәме, әллә түгелме? Казанга нигә килгән? Йомыш беләнме, әллә кая да булса үтеп барышлый гына сугылганмы?» Мизгел эчендә төрле уйлар башыннан йөгереп уздылар. Менә Ул, үрелеп, киштәдән бер китап алды, караштырды. Шунда егет мондыйрак фикергә килде: «Иң яхшысы – урамда көтеп торырга!» Үзе генәме, түгелме икәнен дә тәгаен беләчәк.

      Габделнур тәрәзә каршына басты, буйлап сузылган тимер торбага таянды, кибет эченә күз салды. Әнә Ул касса янында, әнә Ул ак туфли кигән тыгыз балтырлы төз аякларын як-якка каратыбрак атлап (йөреш-торышында

Скачать книгу