Кая чабасың, гомер юртагы? / Куда мчишься, рысак жизни?. Рафкат Карами
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Кая чабасың, гомер юртагы? / Куда мчишься, рысак жизни? - Рафкат Карами страница 35
Габделнур үзенең, кем әйтмешли, китап сүзләре белән сөйли башлавына аптырап китте. Хәер, монда искитәрлек бернәрсә дә юк кебек. Ул, чыннан да, яшьлек дустын күрүгә шат, шат кына түгел, бу – сөенеч. Ничә еллар күңел түрендә йөрткән кешеңне очратуның, шуңа шатлануның ни гаебе бар?! Юк, әлбәттә. Ләкин барыбер электәгегә тиң җанлы, эчкерсез сөйләшү, әсәрләнү булмас шул инде.
Рәйсәнә сорап куйды:
– Баянда уйныйсыңмы соң әле? Онытып бетермәдеңме?
– Бер өйрәнгән һөнәр онытылмый инде ул. Концертларда катнашканым юк, вакыт ягы тар. Шулай да бүлмәдәге егетләрне җырлаткалыйм.
– Салып алгачмы? – дип елмайды хатын.
– Әйе. Син минем баянда уйнавымны да хәтерлисеңмени?
– Билгеле. Сине район үзешчәннәре концертында хәтеремә сеңдереп калган идем. Чөнки син анда минем кече абыйны беренче урыннан мәхрүм иттең.
Көлешеп алдылар. Шулай сөйләшә-сөйләшә, Кремль тавына менделәр. Алагаем зур биек таш өстендә чәнечкеле тимерчыбыкларга уралган, әмма карашын алга төбәгән, горур басып торган каһарман шагыйрьгә карап сокландылар. Һәйкәл артында көрәштәшләренең барельефлары һәм исем-фамилияләре.
– Менә монысы безнең район егете, – диде Габделнур, Зиннәт Хәсәнов рәсеме каршында туктап.
– И мактанчык! – диде Рәйсәнә, елмаеп.
– Мактанырлыгым бар!
Аннары Спасс манарасына таба атладылар. Рәйсәнә сул як дивардагы элмә тактага игътибар итте:
– Күчмә театр шушындамыни ул?
Габделнур елмайды:
– Монда, кем әйтмешли, конторлары гына. Аларның үз биналары, заллары юк. Шуңа күрә театр гел тәгәрмәч өстендә – гастрольләрдә.
– Казанга кайталардыр бит?..
– Кайткалыйлар. Яңа спектакльләр әзерләп чыгарырга кирәк бит. Кайчагында шәһәрдә дә куялар. Мин баргалыйм.
– Яратасыңмы?
– Анысы да бар. Аннары, анда Хәлил исемле таныш егет эшли, шуның уенын карарга барам. Ул Чупай таш карьерында мастер булып эшләгән иде. Мин армиядә чакта, Казанга килеп, театр техникумын бетергән. Бик талантлы егет. Сирәк-мирәк күрешкәлибез.
Кремль эченә керделәр. Габделнур сул яктагы, бераз вакыт үзе хезмәт иткән өч катлы озын казарманы, күккә ашкан Сөембикә-ханбикә манарасын күрсәтеп, тарихка кагылышлы хәлләрне сөйләп йөрде. Ул берөзлексез сөйләде дә сөйләде, Рәйсәнә исә аны бик бирелеп, күп белүенә сокланып тыңлады. Һәм хатын бер нәрсәгә игътибар итте: егет мәктәп дәреслекләрендә язылган вакыйгаларны үзенчәрәк аңлата, аларга бәяне дә бүтәнчәрәк бирергә тырыша шикелле тоелды. Кайчандыр булып үткән, гасырлар төпкелендә калган хәлләрне бәян иткәндә, тарихтагы гаделсезлекне хупламавы, алар белән килешмәве, фактларны җиткерүдә кемнәр беләндер бәхәскә керергә теләве, аларның дөреслегенә шикләнеп