Кая чабасың, гомер юртагы? / Куда мчишься, рысак жизни?. Рафкат Карами
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Кая чабасың, гомер юртагы? / Куда мчишься, рысак жизни? - Рафкат Карами страница 31
– Әнә шулар Болгарда, Казанда дәвам ителгән… Синең Мәскәүдә булганың бармы?
– Әйе, армиядә чакта, мине партиягә дә шунда алдылар.
– Кремль тирәсендә Василий Блаженный соборын күрдеңме?
– Әйе, – диде егет һәм елмаеп куйды.
– Нигә көләсең? – дип сорады Шәйгазамов, аптыраган кыяфәттә егеткә карап.
Габделнур үзе белән булган хәлне сөйләп бирде. Экскурсовод «бу собор Казанны җиңү хөрмәтенә төзелгән» дигәч, үзенең «җиңү түгел, ә басып алу хөрмәтенә» дип каршы төшүен һәм шуннан соң беларус егете өлкән сержантның (аларны Мәскәүгә алып килүче) бу хәтәр урыннан аларны тизрәк алып китүен әйтте.
– Ә син аның Казаннан сүтеп алып киткән мәчет икәнен беләсеңме?
– Юк.
– 1812 елда Наполеон Мәскәүгә керә бит.
– Әйе.
– Кремль янына килә һәм Василий Блаженный храмын күргәч әйтә: «Бу нинди мәчет?!» Ул инде күп илләрне-җирләрне гизгән кеше, мәчет белән чиркәү бинасын аера, таный белгәндер…
– Әйе, дөньяны байтак гизгән, – диде егет, өлкән абыйсының сүзен раслап. – Африкага хәтле барып җиткән. Әле анда барыр алдыннан солдатларның сәламәтлеген кайгырткан – ике йөз мең кара күзлек хәстәрләтеп куйган. Чөнки тегендә кояш мәрхәмәтсез кыздыра бит.
Шәйгазамов өчен монысы яңалык булса да, ул үзенең татар халкына кагылышлы мәгълүматлары белән уртаклашасы килүен сиздерде. Чөнки аңа төзү идарәсендә дә, өендә дә, гомумән, ул аралашкан даирәдә бу мәсьәлә хакында фикердәш юк иде. Сүз катар кеше очраса да, әңгәмә озакка бармый – өзелә. Беренчедән, күбесенең белем ягы такыр, икенчедән, һәрберсе тирә-ягына каранып яшәргә гадәтләнгән, ялгыш сүз ычкындырудан куркытып тәрбияләнгән иде. Ә Габделнурны, тарих бүлегендә укыган студентны, сөйләшеп-аралашырдай тиң кеше итеп, үз күрә. Шунысы да бар: яшь кеше буларак, аның күңеленә курку-өркү кереп ояламаган, шик-шөбһә салынмаган. Моны Шәйгазамов беренче очрашудан ук төшенде, теләсә кайда тел озайтып йөрмәячәгенә дә ышана иде.
– Татарлар, монголлар турында Рәшид-эд-диннең язмалары бар. Ул үзе яһүд кешесе, ислам динен кабул иткән һәм монголлар тарихын язып калдырган. Монгол тарихы дигәнне татарлар тарихы дип тә аңларга кирәк. Чөнки Чыңгыз ханның бабасы татарлар белән сугышта үтерелә.
– Ничек, безнең бабайлар анда ук барып чыкканнармыни?
– Бармаган. Алар хәзерге Кытай, Монголия территорияләрендә яшәгән. Сахалин утравы белән Олы җир арасында Татар бугазы бар. Ул исем бит аңа кичә-бүген генә бирелмәгән, борынгыдан калган.
– Солтангир абый, ә без ничек монда килеп чыкканбыз соң?
– Анысы үзе бер тарих… Аларның кая хәтле яу чапканын беләсеңдер… ә биредә безнең икенче борынгы бабаларыбыз – болгарлар яшәгән.
– Без ике халыктанмыни?