Кая чабасың, гомер юртагы? / Куда мчишься, рысак жизни?. Рафкат Карами
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Кая чабасың, гомер юртагы? / Куда мчишься, рысак жизни? - Рафкат Карами страница 32
– Ул император тарихка «Миротворец» исеме белән кереп калган, – диде Габделнур, исенә төшереп. – Унөч ел тәхеттә утырган вакытта бары тугыз рус солдаты үлгән, алары да – чик сакчылары.
– Ярар, энекәш, мин сиңа әллә ниләр сүләп ташладым, чөнки ышанам. Үзең генә бел дә күңелеңә бикләп куй. Кешегә чыгарма, юкса кыен ашарсың.
Бу эчкерсез егетне кисәтеп куюны да үзенең бурычы дип санады Шәйгазамов. Дөрес, бүген утыз җиденче ел түгел түгелен, шулай да дус бар, дошман бар дигәндәй, авызыңны үлчәп ачу комачау итмәс. Борынгылар язып калдырган бит: «Бөтен белгәнеңне һәрчак әйтмә, әмма һәрчак ни әйтергә икәнен бел».
Аннары Шәйгазамов, матур әдәбияттан мисаллар китерә-китерә, татар халкы турында сөйли башлады:
– Максим Горький безнең киң күңелле, ягымлы, әйбәт халык булуыбыз, пакь тормыш белән яшәвебез хакында матур-матур фикерләр әйтә. Ник әйтмәсен – дөресе шулай. Аннары, кем аны үлемнән коткарган – татар кешесе.
– Кайчан?
– Ул яшь егет чагында үз-үзенә кул салмакчы була һәм, шәһәр читенә чыгып, револьвердан күкрәгенә ата да. Әнә шунда бер татар агае аны күреп ала… Толстой да безнең турыда начар сүз әйтмәгән… Кавалерист кыз Надежда Дурова турында ишеткәнең бар инде…
– Минем аның каберен дә күргәнем бар.
Абзый кызыксынып сорагач, егет Алабуга турында сөйләп алды.
– Менә шул кыз да безнең турыда язып калдырган… Мин сиңа, әгәр теләсәң, кайбер китапларны бирермен, алар миндә байтак. Хәер, синең вакытың болай да тар инде. Ярар, укуыңны бетергәч бирермен, караштырырсың, үзең өчен генә…
Әңгәмә ахырында Шәйгазамов егеткә үзебезнең халык язмышына караган, борынгы бабаларыбыз тарихына багышланган кайбер китапларның исемнәрен дә атады. Әлбәттә, университет курсында, уку процессында боларның берсе дә юк, алар студент өчен яңалык иде. Әйе, әллә кайчан җимерелеп юкка чыккан Урарту, Ассирия дәүләтләре, Рим империяләре тарихын күз бетереп дигәндәй укыды-ятлады, ничек тә «койрык» калмасын дип тырышты – имтихан-зачётлар бирде, контроль-курс эшләре язды, ә үз тарихы… читтә кала бирде. Баксаң, әллә никадәр белемнән мәхрүм булып йөргән икән. Хәер, Габделнурның бу хакта сөйләшер кешесе дә юк иде.
Гарәпчә укырга-язарга өйрәнгән, латин алфавиты нигезендә дә укып калган Шәйгазамов белән чагыштырганда Габделнур үзен, надан дип әйтерлек булмаса да, гыйлем ягыннан берьяклы гына, шактый сай кеше икәнен сизде. Дөрес, аларга да латин теле, шул графикадагы немец теле, борынгы рус теле керде. Ә менә гарәп телен, язуын бөтенләй өйрәтмәделәр. Хәер, уку процессы тулаем урыс телендә барды бит.
…Өлкән иптәше яныннан чыкканда, Габделнур үзен әле яңа гына күзе ачылган мәче баласыдай хис итте, бер мәлгә аптырап калгандай булды… Әмма, контор каршында очраган кешеләр белән исәнләшеп, электр цехындагы хезмәттәшләре белән гәпләшкәннән соң, ул бу турыда уйламас булды. Кем