Кая чабасың, гомер юртагы? / Куда мчишься, рысак жизни?. Рафкат Карами

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Кая чабасың, гомер юртагы? / Куда мчишься, рысак жизни? - Рафкат Карами страница 34

Кая чабасың, гомер юртагы? / Куда мчишься, рысак жизни? - Рафкат Карами

Скачать книгу

– диде ул, ак сәйләндәй тезелеп киткән тешләрен күрсәтеп, һәм алар уңга таба киттеләр. – Мин ГИДУВта бераз аң-белем арттырырга килдем. Артуын-артмасын белмим, шулай да килгәнемә үкенмим, яхшы укыталар – лекцияләр тыңлыйбыз, практик занятиеләр була.

      – Алай икән, – диде егет, янәшә атлап. – Күптән мондамы?

      – Айга якын. Тагын бер атнадан китәбез. Шәһәрегез бик шау-шулы. Мин, шәһәрегез, дип, дөрес әйттемме?

      Егет раслап баш какты:

      – Әйе. Армиядән соң монда калдым.

      – Безнеке алай түгел, – диде Рәйсәнә, баягы фикерен дәвам итеп. – Элек тә тыныч иде, хәзер дә.

      – Беләм. Анда минем абыйлар яши, сирәк-мирәк булгалыйм. Мәскәү белән чагыштырганда Казан да тынычрак күренә, Нью-Йорк кешесе Мәскәүгә карата шуны ук әйтер иде. Ул шулай булырга тиештер инде. Кала зуррак булган саен…

      Габделнур, гүяки бөтен дөньяны иңләп-буйлап йөреп чыккан кешедәй, бераз фәлсәфәгә бирелеп алды, кала белән сала арасындагы аермага да тукталды. Ләкин болар ул әйтергә теләгән сүзләр түгел иде. Аны кызыксындырган нәрсәләр бүтән иде. Шуңа күрә ул җайлап кына сорап куйды:

      – Кызың әле укырга кермәгәндер?

      – Юк, киләсе елга.

      Бу сорауга Рәйсәнә, күрше яки эштәге дус хатыннары белән гаилә хәлләрен сөйләшкәндәй, ирексездән гади генә җавап бирде. Аннары, исенә килеп, сагая калды. Аның каушавы аңлашыла: кош-корт, җәнлек-җанвар даирәсендәге кебек, иң әүвәл ана кеше үз баласын канат астына ала, бәла-казадан сакларга омтыла, аның иминлеген кайгырта. Ул, кинәт зиһенен биләп алган борчудан, «сез» дип әйтергә тиеш икәнен дә онытты.

      – Ә син аны каян беләсең?

      Егет, элекке вакыттагы кебек, җиңелчә генә әңгәмә корып, Рәйсәнә белән «син» дип сөйләшергә теләсә дә, хәзер алай итәргә базмый иде инде. Чөнки аның каршында унсигез яшьлек туташ түгел, ә ике бала анасы булган ханым басып тора бит. Ул, ялгыш аңлап, үзенә «син» дип эндәшкәнгә куанды. Чөнки аңарга Рәйсәнә кичергән тойгылар әлегә ят иде.

      – Бәбиләреңнең икәү икәнен дә беләм әле мин, – диде егет, елмаеп, алар Чернышевский урамы чатына җиткәннәр иде инде.

      – Менә ничек?!

      Юл аркылы чыккач, Рәйсәнәне авыр хәлдә калдырмас өчен һәм бүтән аны аптыратмау нияте белән, аларны аэропортта күрүен сөйләп бирде.

      Йөрәгенә шом салына язган ананың йөзендә елмаю чаткылары, садәлек барлыкка килде.

      – Әйе, исемдә, төнлә Мәскәүгә очкан идек. – Аннары ул зур тәрәзә каршында туктады. – Мин мех кибетенә кермәкче идем. Көтәсеңме?

      – Билгеле.

      Бераздан Рәйсәнә чыкты.

      – Алмадым, әле бер атнам бар, өлгерермен.

      Нәрсә алмаган – анысы егет кеше эше түгел, шунлыктан Габделнур төпченеп маташмады.

      – Мин сине Казан белән таныштырыйм әле, – дип, ары таба алып китте. – Ирең белән бер больницада эшлисеңме?

      – Юк, аны нефтьчеләр поликлиникасына күчерделәр, баш врач итеп.

      – Үсә

Скачать книгу