Кая чабасың, гомер юртагы? / Куда мчишься, рысак жизни?. Рафкат Карами

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Кая чабасың, гомер юртагы? / Куда мчишься, рысак жизни? - Рафкат Карами страница 37

Кая чабасың, гомер юртагы? / Куда мчишься, рысак жизни? - Рафкат Карами

Скачать книгу

мизгелне – Рәйсәнә тәненең кайнарлыгын тоеп, иңне иңгә куеп янәшә утыруны – бик озакка сузасы килә иде. Чәченнән таныш «бүлнис исе» килгәндәй булды. Габделнур аны затлы ислемайларга да алыштырмас, ләззәтләнеп утырыр да утырыр иде. Әмма… фильм тәмам булды, залда ут кабынды. Күз ачып йомган ара кебек кенә тоелган кадерле минутлар үтеп тә китте.

      Кольцога җитәрәк, Габделнур:

      – Әйдә берәр ресторанга кереп тамак ялгап чыгыйк, – диде. – Кунакны сүз белән генә сыйлап булмас бит инде.

      – Рәхмәт! Кыстама да. Ни өчен икәнен үзең беләсең.

      Егет кабат бу хакта сүз куертмады. Әйе, ул аның баш тартачагын белә иде. Димәк, ялгышмаган. Шулай да Рәйсәнәдән аерыласы килми иде.

      – Бәлки, кичен театрга барырбыз? Камал театры Горький урамында гына бит, син төшкән фатирдан ерак түгел. Дөрес, алар бу арада үзләре юк, Свердловск, Чиләбе, Магнитогорск якларына чыгып киттеләр.

      – Анда Башкорт академия театры гастрольләре икән. Без кичә кызлар белән «Упкын» дигән спектакль карадык, ә бүген сигезенче яртыга «Кәккүк чакыра» спектаклен карарга барабыз.

      – Өлгер үзегез, – дип елмайды Габделнур, әмма әле һаман баягы уе тынгылык бирми иде. – Бәлки, иртәгә бергә барырбыз? Ялгышмасам, «Кара йөзләр» бугай.

      – Габделнур, зинһар, ачуланма, яме, синең белән бармыйм. Рәхмәт!

      – Мин сиңа ничек ачулана алыйм инде?! – диде егет, өзгәләнеп.

      Тукталышта Рәйсәнә Габделнурның кулын үзе тотып алды, бик озак аны җибәрмичә торды, яшьлеген сагынуыннан күзләре дымланды, чамасын белеп кенә иннек сөрткән күперенке иреннәре дерелдәп куйды.

      – Синең әйбәт егет икәнеңә тагын бер кат инандым, – диде ул, яшьлек дустының күзләренә тутырып карап. – Бер сүз дә әйтмә, озатма да. Матур аерылышыйк. Кайчагында таулар гына түгел, кеше белән кеше дә очрашмый. Бәлки, кабат күрешеп тә булмас. Бер җыр исемә төште: «Сандугачым, әйтеп сайра, кайсы талга кунарсың? Күзем йомсам, күз алдымда торган кебек булырсың». Ләкин бу кыска вакытлы булыр. Хуш. Яшьлектә ачуыңны китергән өчен рәнҗемә миңа, дөрес аңла. Бу дөньяда кешеләр үз дигәнчә генә яши алмыйлар…

      Егет сөйгәненә соңгы тапкыр йотлыгып карый. Рәйсәнәнең бит алмалары хәзер элеккечә тулышып янып-кызарып тормыйлар. Ләкин аның бераз суырылган озынча аксыл йөзеннән, коңгырт күзләреннән сихри, илаһи нур бөркелә сыман – ике бала үстерүче бу ханым үзенчә ягымлы, үзенчә мөлаем; егет өчен ул һаман да якын икән…

      Габделнур хәзер кызлар кулы тотмаган тәҗрибәсез егет түгел, кем әйтмешли, ак белән караны аера белә: ул Рәйсәнәдә ярата һәм яраттыра белүче назлы хатын-кыз затын күрде, шуңа күрә аның дулкын-дулкын куе кара чәчләрен сыйпыйсы, дәртләндергеч иреннәрен онытылып-онытылып, суырып-суырып үбәсе килде. Шик юк, ул кабарынкы иреннәр дә аңа шундый ук теләк белән җавап кайтарган булырлар иде. Ни аяныч, егетне үзенә тартып, дәрт ташып торган калку күкрәкле бу сылу гәүдәгә, тезелеп киткән ап-ак тешләрен күрсәтеп чак кына

Скачать книгу