Үлмәс / Бессмертная (на татарском языке). Набира Гиматдинова
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Үлмәс / Бессмертная (на татарском языке) - Набира Гиматдинова страница 21
– Алар нәселе – бәгыремә укмашкан таш, – диде карчык, ләкин каенсеңел аны ишетмәде, ул балчык белән мәшгуль иде. Гөлҗиһанның исә башы шаулады, әйтерсең кортка үз бәгырендәге шул таш белән аның маңгаена орды. Тәрәзәчек шар ачык иде лә! Кичер, Гамбәр әби генә диясе иде лә! Беренче тапкыр күрешкәндә үк аңа сорыйсы иде лә! Ата-баба гөнаһысы җир белән күк арасында асылынып тормый, ул балаларга һәм оныкларга күчә, диләр. Димәк, Гөлҗиһан – гөнаһлар варисы… Нишләп хатын, кадаклангандай, урыныннан селкенми, нишләп карчыкка үкенеч тулы күңел савытын бушатмый соң әле?
Ул тирән итеп сулыш алды да аягын идәнгә салындырды. Карчык – җитез күбәләк, «ташбака» үрмәләп чыкканда каядыр очкан иде инде. Миңсылу, елан төсле, Гөлҗиһанга ысылдады:
– Жалу капчыгы! Синең аркада җиңги белән чәкәләшеп үләбез бит.
– Без бүген әбиең белән сөйләшмәдек тә әле! Син үзең шаһит, апа! – Мондый яла җанны әрнетә иде. – Мин сезне тәрәзәчектән генә тыңладым, апа!
– Тыңласаң ни! Казыкка тиклем барасың дигәч, миңа рәнҗегәнсең син. Җиңги шуны сизгән, димәк ки! Тавыш чыганагы син, симезбикә, чын мәгәр. Без әлегә кадәр җиңги белән чөкердәшеп кенә яши идек, араны бутадың менә. Карале, кызый, – Миңсылу, балчыклы кулын алъяпкыч итәгенә сөртә-сөртә, аның янәшәсенә – баскычка чүгәләде. – Әйдә, дуслашабыз! – Аның күзендә хәйләкәр төлке койрык болгый иде. – Әүвәл минем белән таныш. Мин – Гамбәр әбинең ире Заретдин сеңлесе. Абзый җиңгине ягадан апкайтканның икенче көнендә үк калага юл саптым. Башта киҗе-мамык фабригында өйрәнчек идем, аннан тукучы булдым. Айтуганга кайту тәтемәде, чөнки Заретдин туганым белән җиңги килешмәделәр, абзыкаем урманда көн итте. Яшәүләрем тулай торакта иде инде. Бистәдәге танышлар берәүгә димләгән иде, карт, дидем. Җиңгигә сыендым ахырдан. Күңеле киң, сыйдырды, рәхмәт яугыры. Йә, сине кем диик, гөлкәем? Туып үскән җирләрең кайда?
– Табышмакның җавабы гап-гади, апа. Ник яшерим ди, мин – сезнең күршегез Ярулланың оныгы, ягъни Сәмигулланың кызы Гөлҗиһан булам.
Кушаяклап тай типтемени, Миңсылу баскычтан мәтәлде. Йөрәге ярылды! дип, хатын аңа ярдәмгә ташланмакчы иде, бакчадан карчык аваз салды:
– Күп белмәктә зарар бар!
– И Аллам, – каенсеңелнең йөрәге исән иде, ул җирдә аунап елый-елый такмакларга кереште:
– И Аллаһ, читтә каңгырап йөргәч тә, миңа авыл хәлләрен җиткермәделәр дисез мәллә? Ярулла малае Сәмигулла, бәдбәхет, бабам туган, атам туган, әнкәм җан биргән нигезебездән кудырган ласа! Шулай бит, җиңги? Нинди хурлык! Үләм, җаным бугазыма терәлде! Никләр кан дошманыбызның кызын куеныңа сыендырдың, җиңги?!
– Тагын кабатлатасың, кем кыз. Күп белмәктә зарар бар. – Култык астына үлән бәйләме кыстырган карчык каенсеңлесенең йөзенә иелеп дога укыгач: – Җен өстенә егылып зәхмәт суктырма, өс-башыңны каккала, – диде. – Безнең эшлиселәр байтак, җитешик, кем кыз. Гомер пичтән соскан күмер әлегесендә кайнар, әлегесендә салкын. Мунчасын үзем булдырырмын, син тоз сибеп балчык из.
Миңсылу тиз генә ипләнмәде, тез капкачын уа-уа зәһәрен чәчте:
– Ниткән