Үлмәс / Бессмертная (на татарском языке). Набира Гиматдинова
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Үлмәс / Бессмертная (на татарском языке) - Набира Гиматдинова страница 25

– Нинди таяк, җиңги? Кемгә сукты?
– Анысы сиңа ниемә кирәк, кем кыз? Кунак әнәгенәк синең мыштырдаганыңны көтмәде, килә.
– Тач ташбака!
– Көлмә, кем кыз.
– Япь-яшь башыннан бу хәтле симермәсә!
– Ябыгыр, тиз ябыгыр, ул да минем кебек үткәннәр тозагына капты… Капса ни! Кем каршына кайтканын белде кана…
– Җиңги! Кемгә сөйлисең соң, ә? Кем капкан? Кая капкан?
– Чү, кем кыз. Дәшмә! Хәтерләмәскә ни! Нәселләре белән тукылган кана.
– Син әлләме соң теге калын катынны ачуланасыңмы, җиңги? Ишетми бит ул, катырак кычкыр!
– Шыпырт, кем кыз! Мунча суына. Читкә каерма, миңа булышырсың.
– Ие инде, без байбичәнең хезмәтчеләре бит. Чиләк төбендә ипи телеменә ягарлык балчык калса, миңа да өлеш чыгарырсың, шәт, җиңги.
– Иясенә аталган әйбергә ымсынма, Алла бәндәсе. Гөлҗиһан, җәтрәк кил!
– Хәзер, хәзер, Гамбәр әби!
– Ай-һай, тавышың гайрәтле, җиңги! Әле генә чыш-пыш иде үзе.
Моңарчы шәүлә кебек кенә арттан йөргән каенсеңелнең соңгы арада теле зәһәр үткенләнде: сүз белән телә дә телә иде, карчык, күзеннән очкын чәчрәтеп:
– Кусам, себерке белән куам! – диде.
– Мәйлең, җиңги. Бая гына оныгың, әйдә, апа, үземә кунакка, дигәндә, нишләп кумадың икән, ә? Монда да урыны шәп дидең бит, ә? Уең да гел миннән котылу, ахрысы.
Карчык аны бүтән әрләмәде, ни дисәң дә, иренең нәселе белән тоташтырган бердәнбер җеп Миңсылу иде. И-и, урманда да колаклар җитәрлек шул! Авам-авам дигән сыман уңга-сулга чайкалган Гөлҗиһан, әсәренеп:
– Теге атлы ир-егет Фәрит иде мәллә? – диде.
Үзең кичер, Раббым, бытбылдыкның авызын ничек ябарга икән? Җә, исеме мең кат кабатлансын, тик икәүдән-икәү генә күрешмәсеннәр… Берсен – елганың уң яры, берсен сул яры ит, Раббым! Ялгыш та сер сандыгына кагылдырма!
Хәер, аның йозагы бишбылтыр күгәрде инде. Аны хәтта әфсен укып та ача алмаслар. Йа Раббым, монысы нинди шик тагы?! Сиңа – җир-күкләрне төзеп, камил рәвештә саклаган Кодрәт иясенә – биктә торган берни дә юк!
Карчык усал гына:
– Ул ир затыннан бихәбәр бул, – диде. – Рас синдә терелү нияте икән, терел дә кит!
«Тиянадан гына ярсыйсың кана, кортка. Шайтанга азык бирәсең», – дип, үз-үзен битәрләп, ул мунча ишеген тартты. Ишек җилем белән ябыштыргандай каткан иде.
– Әй җиңги, җиңги! Син дә картайдың. – Каенсеңел аны кырыйга этәрде. – Кая, мин көчлерәк.
– Картаймадым, ачуым гына басылсын, оланнар. Син, кем кыз, аңа акайма.
Карчык артына борылмаса да күрде: Миңсылу Гөлҗиһанны күзе белән «ашый» иде.
– Карап-карап та туймаслык бит бу гөлкәебез! Авыртмаган башка тимер тарак ул! Кара, кара, җиңги! Сыйраклары рәтләнә бит моның. Бездән калышмый, тфү!
– Аллаһның кодрәте киң, кем кыз.
Икенче