Үлмәс / Бессмертная (на татарском языке). Набира Гиматдинова
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Үлмәс / Бессмертная (на татарском языке) - Набира Гиматдинова страница 28
– Бакча закунный минеке, энем.
– Знамы синеке, албасты хатын… Тфү, күршекәем, апа җаным. Телемә чебен куна, тфү. Закунный җиреңне якшылык белән сорыйм шуңар, Гамбәр апа. Блач Мирхәйдәр, эт койрыгы, рөхсәтсез генә кис тә ал, ди.
– Киселәсе көннәрегез алда әле.
– Нәмә дисең, күрше апа?
Хатын бүтән кабатламады. Офык читендә ниндидер кара чүпрәк кисәкләре җилферди иде. Көтүе белән каргалар очып килә икән! И Аллаһым, авылда каркылдавык кошлар елдан-ел күбәя. Кешесе кырылса, аймактагы ятим агач-куакка карга оя төпли. Сизенәләр, ахрысы. Ә монда берәүсе җир сорый. И адәм, синнән барысы да өелеп кала ласа!
– Хуп, ярты бакчам синеке, Сәмигулла, – диде хатын, күз карашын иргә күчереп. Ләкин ул тирләгән кызыл йөзгә туры бакмады. Бу йөз уйларыңны чәчеп җибәрерлек киң офык түгел, үч-мәкердән иртә җыерчыкланган йөз, ул бик тар, өстәвенә нурсыз һәм котсыз иде.
Тик күршесенең нәфес тамагы моның белән генә туймаган иде. Икенче көнне Сәмигулла тагын гозер белән керде.
– Күршекәем, апа бәгърем, үлчәгән идем синең теге өлешеңне, бигрәк кечкенә икән. Шунда сарай да, мунча да төзе, имеш. Упшым, бакчаңны тулаем минем исемгә күчерик!
Гамбәр кое янында кер чайкый иде, тыныч кына:
– Бусына шөкрана ит, – диде.
Сарык тиресе ябынган бүре тешен шыгырдатты:
– Мин синнән яхшылык белән сорыйм, күрше апасы!
– Синең яхшылыгың белән начарлыгың бертигез, энем.
– Миңа сручны киңәергә кирәк, күрше апасы!
– Аллаһ тарлыкка төшерсә, биш бакчаң да җитмәс, энем.
– Ну кара, сихерче калдыгы! Ал дип ялынырсың! Ну кара!
Гамбәрнең ишегалды яланаяк йөрерлек ямь-яшел чирәм, гүя анда мамык җептән тукылган келәм җәелгән иде. Иртәгәсен ул аркан ава язды: чирәм-келәмдә кабан дуңгызы башлары ауный иде. Хатын кем кулы уйнаганын чамаласа да, тавыш-гауга куптармады, хәрәм сөякләрне чокырга илтеп күмде. Сәмигулла отыры азды: койма аша гына хайван эчәкләре томырды. Аннары бүре аяклары, поши мөгезләре «яудырды». Гайрәтләнеп, күршесенең дөньясын туздырыр иде дә Гамбәр, әмма ниндидер көч «Кешеләр тарафыннан кылынган зыяннарга каршы сабыр бул!» диде. Ул көч ачу-ярсуыннан тыйса да, җанының әрнүеннән тулышкан хатын үзе генә салган сукмактан утарга таба китте. Мәрхүм Заретдин аның ни терәге, ни җилкә ышыгы була алмады, бәлки, улы Рәшит әнисен усал җилләрдән яклар дип өметләнде. Улының исә үз мәшәкате, ул утар тирәсендәге усакларны кистерә иде.
– Агач эшкәртү заводы оештырам, әни, – диде ул. – Әтинең хыялы иде.
– Атаң зурдан купкан иде дә… – Гамбәр нокта куймыйча җөмләсен өзде.
– Иртәрәк үлде шул. – Рәшит аның кинаясен аңламады. – Кабердәге чардуганы аумады микән әтинең?
– Соң, бар да карап кил, углым.
– Вакытым юк, әни. Син дә зират кырыеннан