Үлмәс / Бессмертная (на татарском языке). Набира Гиматдинова
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Үлмәс / Бессмертная (на татарском языке) - Набира Гиматдинова страница 24
– Моннан соң синекеләр дә сарай-абзарда мөгрәр, – диде. – Сикритар әмере бу, энем. Хуҗалыгыңны яңартасың. Ату адәм ыстырамы, каралты-кураң кыйшайган, мунчаңның түбәсе ишелгән, кетәклек хәтле генә ызбаңа әтәч кунса – тавык, тавык кунса – әтәч сыймый…
– Блач дигәч тә, кеше хурлама, җәме! Типтек очырдык урындыктан! – Атасының түземлеге төкәнде. – Ни ди сикритар, дим сиңа?!
– Тәки аңламыйсың! Ми савытың сай синең! Иске-москыдан арынасың, ди район башлыгы. Әгәр дипутат белән тиливизырдан, гәҗит-мәҗиттән кайтсалар, аларга чүп оясын күрсәтеп мактанасыңмы? Карендәшең оятыннан нишләр, ә? Син бит аның автарититын төшерәсең, сайлаучыларда нәселләре булдыксыз икән дигән фикер уятасың, энем!
Әтисенең исә өмете бик-бик бәләкәй иде.
– Автаритит кирәк икән, Мәскәвендә генә шауласын! Миңа памушниклары примир симия булыгыз, без бәхилләтербез, диделәр. Радий Арчиныч хакына татулашырбыз да, иеме, катын Минсара? Түлке безнең бер шартыбызны үтәсен бай туган. Минем мылтык искерде, мылтык. Урыс Сидыр үзенекен сата, ну кыйбат сорый, кәҗә сакал! Мылтыклык акча тамызса Арчиныч, без канәгать, иеме, катын Минсара?
– Тучны башсыз икән син, Сәмигулла энем! Алтатар гынамы, йөз пулимутка акча бирерлек хәлле бизнисмин ди синең карендәшең! Рас, памошниклары аша өч көннән ярты арыш капчыгы сәмән китертә! Сикритар шулай ди.
«Ярты арыш капчыгы» дигәч, гаилә башлыгының бәбәге маңгаена тәгәрәп менде.
– Чынмы, Мирхәйдәр абзый? Ике күзем чәчрәп аксын, диген!
– Акмасын әле, энем. Сукырайтма, яме? Сикритар белән минем дә интирис бар монда. Юкка гына синең белән сөйләшеп тел арытам мәллә? Хуҗа бай иптәштән техника сорамакчы, ә безнең авылда күпер сәләмә, шуны яңабаштан төзергә булышыр.
Атасы, тилергән төсле, кулын селки-селки идән уртасында бии иде. «Сикритар» белән «блач» та гаме юк, аның үз җыры җыр иде:
– Ярты капчык акча-а! Зу-ур ызба бастырам, зу-ур келәт, зу-ур абзар! Катын! Биш сыер саварсың, аңгыра сарык! Тфү, примир симия булгач, кушамат ярамас. Минсара бит әле син, тити… баш! Ну Минсара инде, анаңны… Тфү, әристәкрәтләр ничек сөйләшә икән тәти-тәти сүзләр белән? Хуп, Минсара. Мунчаны өч бүлемтектән төзербез, иеме? Алгысында мич белән ләүкә, уртасында… Чурту, берсе дә җитә безгә, иеме, катын… Минсара?
– Бик җәелә алмассыз шул, энем. Урыныгыз ашъяулык хәтле генә. Атаң, мәрхүм, мокыт, чәчмәде-урмады. Сез, – бүреләр төсле, әзер-бәзерне генә ботарлый торган халык. Әнә Заретдин ушлы иде, уңган иде, иске йортын сүтмәде, уң яктан җир өстәттереп, яңасын салдырды. Бүген Гамбәр карчык алпавыт утары кебек йортта япа-ялгызы яши. Синең чамадарак Рәшит исемле улы тәки авылны үз итмәде. Аңа утар җене суккан бугай.
– Рәшит белән саруымны кайнатмале, блач! Миңа аның җеннәре ни пычагыма!
– Һәй, баш тартмаңның эче гүпчим дә куыш икән, энем! Әзрәк шөрепләреңне боргала инде! Карчык ялгыз диләр сиңа!
Атасының нурсыз күзендә тычкан уты кабынды:
– Син туры ярып әйт! Туры ярып! Әйләнмә әйләнчек сарык