Үлмәс / Бессмертная (на татарском языке). Набира Гиматдинова

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Үлмәс / Бессмертная (на татарском языке) - Набира Гиматдинова страница 22

Үлмәс / Бессмертная (на татарском языке) - Набира Гиматдинова

Скачать книгу

бер ир-ат арбадан тартмалар бушата иде. Бу юлаучы кем икән, ә? Хатын капка төбендә әз генә таптанган булса, йөзгә-йөз очрашалар иде дә… Йә, кем булса да барыбер түгелмени?! Әбиең әле үз көчендә, димәк, Гөлҗиһан кебек, могҗизага өметләнгән сырхаулар белән элемтәсе өзелмәгән. Өзелмәсен, ярар… Хатынның монда үз хәсрәте хәсрәт… Ләкин йөрәк нишләп җилкенә соң әле? Нинди җүләрлек инде бу, Ходаем? Шул ят ирнең йөзен күреп каласы килә! Әйтерсең ул ат арбасындагы тартмаларга бәхет төягән дә, шуларны йорт саен таратып йөри иде. Аңа башта атасы, аннары бай туганы белән ире, дуслары: «Бәхет – зур акча», – дип тәкрарлады, әмма Гөлҗиһан-Җиһан һаман үзен бәхетле итеп сизмәде. Бәхет ул каядыр йодрык кына сыярлык урында посып ятадыр шикелле иде. Мәсәлән, әнә теге тартмаларда… Хатын тыелып кына көлде. Биш яшьлек сабый да мондый беркатлы уйлар уйламас иде.

      Атлы кеше озак юанмады, мөгаен, кибеттән әйбер-фәлән китергән иде. Җиһан солы капчыгы кебек, түмгәккә ишелде. Миңсылуның күзендә чатнаган нәфрәт яшене аның бәгырен көйдерә иде. Сәмигулла – бәдбәхет, ди ул. Ата дигән зат киек-җанвар канын әз коймады, аның кушаматы да «җәллад» иде. Бәлки, кансыз аучының явызлыгы шуның белән чикләнер дә иде, көннәрдән бер көнне озын буйлы ике әзмәвер Сәмигулланы кара машинага утыртып үзәккә алып китте. Ире атып чалган поши, кабан түшкәләре ташып эче төшкән һәм Гөлҗиһаннан гайре бүтән бала табалмаган әнисе «иремне төрмәгә ябалар» дип улый-улый елыйсы урынга, кинәнеп:

      – Шөкер, – диде. – И Ходайгынам, үзең коткардың. Ач тамагым, тыныч җаным, – диде. – Кызым, Гамбәр әбиеңә сәдака керт, – диде.

      Атасы катгый торгач, алар аралашмый, хәер, Гамбәр үзе дә Сәмигуллалар ишегенә орынмый, морҗадан ургылган төтен генә күршеләрнең дөньяда барлыгын искәртә иде. Авыл белән дә әллә ни бәйләнеше юк дисәң, авыру-сырхау белекче йортыннан һич өзелми, анда да ул сайлап кына өшкерә, имеш.

      Капка ачык, ишегалдында ике хатын кайнаша иде. Әйтсәң, кеше ышанмас, Гөлҗиһан күрше апасының йөзен бик үк танымый, чөнки ул маңгаен каплап яулык бәйли иде.

      – Әни сәдака бирде. Кайсыгызга икән? – диде кыз, тартынып кына.

      Тагаракта кашемир яулык чайкаганы, керен сыгып селкегәч, янындагы апага сузды:

      – Мә, Сәйдә, моннан соң чигәң сызламас. Марҗа кебек, пумала чәчеңне тузгытып йөрмә! Күк гөмбәзе синең башыңа ябынгыч түгел.

      Шуннан соң гына ул, Гөлҗиһанга игътибар итеп:

      – Анаң бик иртә шатлана, – диде. – Ул үзе яхшы катын, ерткыч тырнагыннан тырналып кына җәфалана, бахыр.

      Тимер акча кызның учын авырттырды. Куркудан ул аны бик каты кыскан иде.

      – Сәдакаңа картлар дога кылыр, мәчет тартмасына шудыр. Хәерсез хәбәргә укымыйм, – дигәч, кыз нәрсә дисен, тыңлады, билгеле. Аның өчен иске генә агач йорт дөньяның иң җылы почмагы кебек иде. Кайчакта алар шыпырт кына мәчеткә кереп утыралар, кансыз иреннән җик күргән, кыйналган-сугылган әнкәсенең монда ничектер сулышы иркенәеп, йөзендәге җыерчыклары языла иде. Кайчакта хуҗабикәнең

Скачать книгу