Үлмәс / Бессмертная (на татарском языке). Набира Гиматдинова

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Үлмәс / Бессмертная (на татарском языке) - Набира Гиматдинова страница 23

Үлмәс / Бессмертная (на татарском языке) - Набира Гиматдинова

Скачать книгу

мин сине тукмамыйм. Бүгеннән Сәмигулла Насыйров примир симия башлыгы! Вәйт! Моны башыңа киртлә, Минсара. Кызым, каяле, син әнкәңнән ушлырак, мәптектә укуың да яхшы. Син дә колак сал. Вәт шул, бабайның энесе Себердә югалмый. Мал туплый, Арчиный улын да акча эшләргә өйрәтә, Арчиный, ызначит, үз чиратында малаен байлыкка чумдыра. Акчаның бер тәмен белгәч, улы да капчыкның авызын зур итеп «тегә». Шунсыз Мәскәүгә якын җибәрәләр димени аны! Безнең бырат үткен балта икән башкалада! Кирәк икән, муеннарын чаба да өзә!

      – Безгә балта ни, пычкы ни, – дип сүз кыстырган әнкәсенә атасы җикеренде:

      – Ахырын тыңлап бетер, аңгыра сарык! Упшым шул, минем туган, ягъни дә бабайның энесенең бердәнбер оныгы Радий бүгенгесендә иң кәттә бизничмин икән. Тау-тау акча икән быратта. Мине үзәккә илткән баһадирлар аның памушниклары икән. Ни ди ул җегетләр, абзый, ди, синең энекәшең Радий Арчиныч бабасының төп-тамырын барлый, үзәккә запрус ясаткан идек тә, сез күренәсез, ди. Как жы, мәйтәм, тучнысында без – аның карендәшләре. Эзләтүенең сәбәбе бар икән, бырат дипутатка сайланмакчы, ди.

      Алтынчы сыйныфны тәмамлаган Гөлҗиһан әтисен төзәтте:

      – Депутат, әти.

      – Авызыңны яп, салам сыйрак! – диде аучы, әмма дуамалланып бәйдән ычкынмады. – Матур гына гәпләшик, без хәзер зур кешенең туганнары, без примир симия.

      Гомерендә беренче мәртәбә әнисе батырайды.

      – Безнең кайсы җиребез примир симия икән соң, Сәмикъ?! Кыйный-кыйный тәнемне күгәрттең, үлгәндә дә агармас, Ходайгынам. Урманда хәтсез киек-җанвар кырдың, ерткычлыгың бөтен авылга мәгълүм. Әүлия булып кыланма, зинһар.

      Атасы кулына ни эләксә шуның белән сукмасын дип, кыз әнисен ышыклап басты. «Примир симия башлыгы» аларның икесен дә ботарлап ташлар иде, ишек дөбердәттеләр. Авыл Советы рәисе Мирхәйдәр абзый икән, гадәттә, йомышын капкадан гына әйтеп үткән кеше, кунакмыни, түр башына ук узды.

      – Самавырыңны үрләтсәң дә ярый, Минсара сеңел, – дип, чәйгә дә «теләнде».

      Баягы ярсуы сүрелмәгән атасы бармак шартлатты:

      – Җәтрәк, катын! Минем дә авыз кипте.

      – Авыз гынамы, миеңне дә киптерерлек мәшәкатьләр куптарасың бит әле син, Сәмигулла энекәш.

      – Чыбыркыңны ерактан ук шартлатма, блач абзый! Мин поши атсам, син урлап агач кисәсең. Күрдем мин сине өченчекөн, очлы минем күз, – дип һөҗүмгә ташланган хуҗаны кунак басынкы тавышы белән туктатты:

      – Кызмале син, Сәмигулла энем, кызмале. Биш усак аудардым инде. Ачкүз Гөлйөзем апагыз, яңа мунча төзе, башка төшкәрәк, ди, искесендә шомландыра, ди. Соң, дим, мунча салырга ниятләп урын билгеләү белән анда иң әүвәл искесендәге җен-пәри күченә, дим. Сезне ырым-шырым белән Гамбәр кортка гына бозды, әллә ниткән уйдырмалар белән, дим.

      – Изге китапта Аллаһы Тәгалә: «Җеннәрне һәм кешене Мин фәкать үземә гыйбадәт кылсыннар өчен генә яраттым», – дигән лә, Мирхәйдәр абзый. – Әнкәсе, хокуксыз бичара әнкәсе кунакны «аң-белемле» итмәкче иде дә, әтисенең маңгае җыерылып, кашлары тигезләште:

      – Ирләр

Скачать книгу