Үлмәс / Бессмертная (на татарском языке). Набира Гиматдинова

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Үлмәс / Бессмертная (на татарском языке) - Набира Гиматдинова страница 26

Үлмәс / Бессмертная (на татарском языке) - Набира Гиматдинова

Скачать книгу

алар китап рәвешендә күңелгә теркәлде… Ач та укы гына!

      – Кем кыз, ләгәнне кырынайт әле.

      – Бәс, бу катын балчык чүмәләсенә әйләнде ич инде, җиңги!

      – Тиресе чемердәп тартылгач, җылымса су белән коендырырбыз, – дип, белекче бусагага чүмәште дә үзе дә танымаган калтыравык тавыш белән: – Керп-е-еме? – диде. – Аның да энәләрен чүплилә-әр. Көндез сукырая, мескенем, төнлә күзе ачыла. Качмаса – корбан, ябалак аулый. Минем дә җаныма ерткыч бәндәләр тырнагын батырды, вәләкин җиңдермәдем. Ярасы гына әл дә каный, ярасы гына… Син кем, Миңсылу! – Зәгыйфь тавыш кисәк кенә тимер кебек чыңлады. – Кырып-чистартып, ләгәнне келәткә – ару җиргәрәк куй!

      – Хәзер, җиңги, хәзер! Баягы фикеремне очлыймсана инде!

      – Синең фикер миңа ниемә, кем кыз!

      – Берәр эшкә ярар, җиңги. Бу саз бакасы, ипләнгәч, – Миңсылу салам өстендә изрәгән хатынга ымлады, – туже теге чәчби кебек ырылдар, җиңги. Алларыңа тезләнеп рәхмәт яудырыр мәллә?

      – Телеңә кайсы чиләкне элим, кем кыз? Зурысынмы, кечтегенме?

      – Бәй, миннән – әйтү, синнән – ишетү, җиңги!

      Хәрәкәтсез утырган «балчык өеме» ннән дә өн чыкты:

      – Нишләп миңа Ходай җиңелрәк чир бирмәде икән, Гамбәр әби?

      Гүя зилзилә аны урыныннан куптарып күккә чөйде, аннары ул карчыгага әверелде һәм, канатын шапылдатып, дошманын тәпәләргә җыенгандай, кире аска атылды. «Кемдер нәселегездә хәрәмнән күбенергә тиеш иде!» Ләкин нәфрәт утыннан канат очы көеп, «карчыга» хәлсезләнде. Ярамый, артык явызланырга ярамый! Гомернең хисап дәфтәрендә язылган кайбер битләрне ертсаң, бәлкем, күршеләрнең җәбер-золымы хәтердән җуелыр иде. Битләре кыягаз гына түгел шул, түгел…

      Карчык хатынның беләген сыпырды:

      – Кибә, – диде һәм тыныч кына: – Һәркемнең үз тәкъдире, – диде. – Бер адәм бөкресеннән зарланмыш, имеш. «Әй Ходайгынам, аркамның ямьсезлеге күземә күренмәсә дә, авырлыгын чамалыйм, аны күтәреп йөри-йөри кабыргам сызлый», – ди, имеш. «Соң, – ди икән Бөек Затым, – менә бер ызбада чүттин чүт бөкре, кер дә, үзеңнекен җиңелрәге белән алыштыр, колым», – ди, имеш. Адәм шатлана-шатлана йөгерә ызбага. Бөкресен идәнгә ыргытып, бүтәнен куйдыра. Җиңел дип куанып, ишек төбенә җиткәч: «Аһ, Ходайгынам, монысы күкрәкне изә икән», – ди, имеш. Аңа тагын икенчесен күтәртәләр, харап, ансы да авыр, имеш. Бәндә кайсын гына сайласа да, аркасына таш капчык аскан кебек, имеш. Азактан ул: «Үземнеке һәммәсеннән дә җиңелрәк икән», – дип, газиз бөкресен кире ябыштырткан, имеш.

      – Мин дә, шул адәм төсле, синең катыңа килдем, Гамбәр әби. Әйе, минем чир – минеке, ә даруы синдә, Гамбәр әби!

      – Кайда соң ул дару? Минем учым буш кана.

      Хатын, гаҗәпсенеп:

      – Көн саен нәрсәдер эчертәсең ләбаса, Гамбәр әби! – диде.

      – Көфер сүзләрең белән мине гөнаһлы итмә! Аллаһы Тәгалә ни бирсә, шуны кулланган кемсә мин. Җә, безнең эш тәмам. – Карчык кызган ташка чүмеч белән су томырды. Мунча эче пар белән тулып, диварларга куе томан сарды. – Аллаһым, гамәлләребез синең рәхмәтеңә өметләнеп

Скачать книгу