Сызып ак нур белән… / Озари душу светом…. Мухаммет Магдеев
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Сызып ак нур белән… / Озари душу светом… - Мухаммет Магдеев страница 41
Без алдарак Г. Рәхимнең зур күләмле тарихи хезмәтләре турында сүз алып бардык. Инде аның әдәбият, культура тарихы буенча язган мәкаләләренә килсәк, монда аларны бәяләү түгел, санап чыгарга да мөмкин түгел. Бу өлкәдә аның иң нәтиҗәле хезмәте гыйльми үзәктә эшләгән чорга туры килә. Марксизмны үзләштереп үсеп килүче галим 1925 елда болай дип яза: «Тарихи материализм каршында тора торган тарихчы өчен сәнгать… күктән төшкән бернәрсә түгел… Аның тарихын аңлар өчен, безгә халыкның иҗтимагый тарихы белән танышырга кирәк»[99].
Ихтимал, Г. Рәхимнең безгә калдырган мирасыннан иң әһәмиятлеләре аерым шәхесләрнең биографияләредер. Бу яктан караганда, ул – тарихчы Риза Фәхреддиневнең дәвамчысы булып тора. Татар язучыларының, культура әһелләренең тормыш юлын, аерым чыганакларны юллауда Г. Рәхим ару-талуны белмәс галим иде. Ул күрсәтеп калдырган чыганаклар буенча без бүгенге көндә XIX йөз әдәбиятын тулырак, киңрәк беләбез. Мәсәлән, К. Насыйриның беренче тапкыр тулы рәвештә биографиясен язучы Г. Рәхим булды. Биография язудан тыш, ул К. Насыйриның кулъязмаларын юллады, аларның адресларын матбугатта күрсәтеп чыкты[100]. Гомумән, әдәбиятчыларыбыз моңа кадәр күпме генә дәшми килмәсеннәр, К. Насыйри мирасын бүгенге хәлдә күрүебез белән без Г. Рәхимгә бурычлы. 1926 елда аның кулына К. Насыйриның бер өлеш кулъязмалары килеп керә, һәм шул материаллар нигезендә ул «Каюм Насыйриның моңарчы басылмаган әсәрләре һәм йөзьеллык бәйрәме материаллары» дигән китап чыгара.
1925 елның 15 февралендә татар театрында, К. Насыйриның тууына 100 ел тулу уңае белән зур җыелыш ясала. Анда, Г. Ибраһимов, Ш. Әхмәдиев, М. Корбангалиев белән берлектә, Г. Рәхим «Насыйриның гыйльми-фәнни хезмәтләре» дигән темага доклад ясый. Докладында ул К. Насыйриның «фән, гыйлемне халыклаштыру юлында» зур эш башкарганын әйтә.
Егерменче еллар урталарында гыйльми үзәк үз кулында бик күп функцияләрне туплаган оешма була. Нәшрият, әдәбият, сәнгать, театр мәсьәләләре барысы да гыйльми үзәк карамагында тора. Гыйльми үзәк бу елларда «Татар әдәбияты китапханәсе» дигән серия белән бик күп китаплар бастыра. Аларны басарга әзерләү, рецензияләү, сүз башы язу һ. б. эшләрнең бик күбесен Г. Рәхим башкара. Мәсәлән, Муса Акъегетнең «Хисаметдин менла» повесте, Г. Камалның «Сайланма әсәрләр» е шушы серия белән Г. Рәхим тарафыннан дөньяга
98
Мәгариф. – 1925. – № 1, 2.
99
Безнең юл. – 1922. – № 4.
Мәфһүм – аңланган, төшенелгән нәрсә.
Мөндәриҗә – эчтәлек.
Мәузугъ – тема.
100
Безнең юл. – 1922. – № 4.