Сызып ак нур белән… / Озари душу светом…. Мухаммет Магдеев
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Сызып ак нур белән… / Озари душу светом… - Мухаммет Магдеев страница 40
Аның бу мәкаләсе, теге яки бу әдипкә тискәре тамга сукканчы, беренче чиратта аның хезмәтләре белән ныклап танышырга кирәклеген тагын бер мәртәбә кисәтә һәм Г. Рәхимнең марксизмны эзлекле рәвештә үзләштереп килгән сәнгатькяр икәнлеген раслый.
Егерменче елларның урталарында татар сәнгате кинематограф белән тыгыз бәйләнештә була. Бу елларда Казанда «Койрыклы йолдыз» һәм «Булат батыр» исемле кинофильмнар эшләнә. 1925 елның 25 октябрендә гыйльми үзәкнең татар редакция коллегиясе утырышында татар фильмы мәсьәләсе карала. Киңәшмәдә татар тормышы турындагы фильмның нигезенә 1905–1917 елгы вакыйгаларны алырга дигән уртак фикергә киленә һәм Г. Ибраһимовның «Безнең көннәр» романы сайлап алына. Бу роман буенча сценарий эшләү Г. Рәхимгә тапшырыла[93]. Безгә билгесез сәбәпләр буенча фильм эшләнмичә кала.
Инде Г. Рәхимнең әдәбият, мәдәният тарихы өлкәсендәге эшчәнлегенә килик. Аның ул өлкәдәге эшчәнлеге искиткеч күпкырлы һәм бу материаллар гәрчә бүгенге әдәбиятчыларыбыз тарафыннан бик нык файдаланылсалар да, аның исеме һәрвакытта да телгә алына дип әйтеп булмый.
Г. Рәхимнең тарих белән кызыксынуы бик яшьтән башлана. 1915 елда Мәскәү сәүдә институты студенты Г. Рәхим каникул вакытында Болгар хәрабәләренә бара һәм халык теленнән «Хуҗалар тавы» дигән легенда язып ала[94]. Тарих, борынгы кабер ташы
88
ТАССР Үзәк дәүләт архивы, 3682 фонд, 19 тасв., 147 эш, 19 док.
89
Мәгариф. – 1927. – № 2.
90
Советский Союз. Спец. выпуск инф. бюлл. ВОКС. – М., 1927. – № 23–25.
91
ТАССР Үзәк дәүләт архивы, 3682 фонд, 19 тасв., 147 эш, 4 док.
92
Рәхим Г. «Эшче» операсы турында // Яңалиф. – 1930. – № 3.
93
ТАССР Үзәк дәүләт архивы, 3682 фонд, 19 тасв., 147 эш, 4 док.
94
Вестник научного общества Татароведения. – 1928. – № 8.