Сайланма әсәрләр. 3 т. / Избранные произведения. Том 3. Нурислам Хасанов

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 3 т. / Избранные произведения. Том 3 - Нурислам Хасанов страница 4

Сайланма әсәрләр. 3 т. / Избранные произведения. Том 3 - Нурислам Хасанов

Скачать книгу

син минем балачакның бер көнен болай исеңә төшердең: «…Язга чыккан идек. Көрәк белән өй түрендәге суган бакчасын казыйм. Галәвиләр дә бакчада. Үзе дә тегермәннән менгән. Син әнә теге бакча башындагы үрдә уйнап йөрисең. Йөри-йөри карының ачкан. Миңа шуннан кычкырасың: «Әни! Кычыткан пештеме әле?» – дисең. Минем кычыткан пешергәнне белдертәсем килми… Алар он белән эш итәләр. Ундүрт яшьлек Хәмзәләре эшкә ярый: башак җыя, елгадан балык тота. Хөсетле үзе, мут… Әтәчемне шул гына, тавыклары янына кергән өчен, күпер астына асып куйган, каһәр төшкере! Нишлим? Сине бер дә ач итеп күрсәтәсем килмәде шул… Ана бит, үзеңнеке. Йөрәгеңнән өзелгәч әчеттерә…»

      Күңелең нечкәреп китте. Тынычлана төшкәч, ипигә май ягып бирдең, чәй ясадың. Киндер тастымалга төрелмәгән зур бер шакмак шикәреңне пычак белән чукып ваттың, чәчелгән вак кисәкләрен учыңа җыеп салдың. Кечерәк шикәр кисәген саклык белән генә тешләп, чәеңне тәмләп эчәргә керештең. Шунда мин үз уема килгәнне сорап куйдым:

      – Әни! Безнең әти дә, бәлки, исәндер, ә? Әнә Уткүз Салих абый ничә елдан соң да кайтты бит, – дидем.

      «Уткүз» дип без аны зур күзләре ялт та йолт килеп торганга, һәрнәрсәне тиз күреп алганга әйтә идек. Синең авыз читенә килгән чынаягың кире өстәлгә төшеп утырды. Уйлана калып җавап бирдең: «Ул Салих бит…» – дидең. Әтине искә алуым йөрәк яраларыңны яңартып җибәрде булса кирәк. Сабырлыгыңны җыеп: «Юк, улым! Атаңның үлгән хәбәре килде шул…» – дидең. Аның Сталинград сугышларында һәлак булуын әйттең һәм болай дип өстәдең: «Атаң кайтса, шатлыгыбыз эчебезгә сыймас иде канә, әнә ул чалбарыңны ертык тез башларын каплатып сызганып кую да кирәк булмас иде».

      Әйе, мин ул чалбар балагын иртән бозау арканларга барганда, бозау чыгымчылап үземне өстерәп чапканда ерттырган идем…

      Проводница пассажирларны йокларга өнди. Инде соң, караңгы. Әнә каршы яктан килгән поезд ыжгырып үтә. Вагон тәрәзәләре артында төнге күренешләр кино кадрларыдай йөгерешә. Тәрәзә-кадрлар миңа әйтерсең узган тормышымны сөйләп ашыгалар. Мин аларда чагылганнарның һәммәсен күреп калырга тырышам…

* * *

      Ниһаять, Казан вокзалына да кайтып җителде. Туган җирләргә аяк басуы да икенче шул, әни. Күңелләр күтәрелеп китте. Тегендә дә, монда да ашыгучы кешеләрне күргәч, ихтыярсыздан синең белән бергә Казанга килгән көн искә төште. Син ул чагында вокзалдагы кешеләргә бертын карап тордың да: «Сорап карасаң, ничек булыр? Боларның берәрсе минем сеңелләремне белми микән?» – дидең һәм сүзсез калдың. Күз карашларыңнан шуны тойдым: уйларың белән син, еракларга китеп, сеңелләреңне эзләп баккандай иттең. Бу минутта сиңа ярдәм итәсем, аларны тизрәк эзләп табасым килде. Әйе, бу хис миңа армиягә киткәч тә тынгылык бирмәде: сеңелләреңне эзләтеп Грозный шәһәренә, тиешле оешмаларга хатлар яздым. Тик миңа килгән җавап хатларында шулкадәресе генә ачыкланды: балалар йортына бирелгән Мәсрүрә турында берни дә билгесез; документлар 1940 елга кадәр бөтенләй сакланмаган. Ә Гаҗиләгә карата адреслар бүлеге

Скачать книгу