Сайланма әсәрләр. 3 т. / Избранные произведения. Том 3. Нурислам Хасанов
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 3 т. / Избранные произведения. Том 3 - Нурислам Хасанов страница 8
Тынлык Ринатның эч пошуын арттырды: гүя кемдер янына килгән дә аны иптәшләрчә битәрли.
«…Синең Моторлар төзү берләшмәсендә конструктор булып эшләвеңә ике ел узды инде. Сүз дә юк, эшең күңелле, чиста. Дәрәҗәңне белеп, галстуктан гына йөрерлек тә… Әмма сызган сызымнарыңнан үзең дә канәгатьлек тапмый башладың. Сүрелә төштең, сүрелә…
Килешәм, кеше һәм һөнәр иясе буларак, синнән коллектив канәгать. Бер уйласаң, эшлә дә эшлә. Юк… Күңел дигәнең тормышның үзе кебек үзгәрүчән икән. Ул синең алдыңа, бер дә соңармый, үз таләпләрен куя. Аннан борчый башлый, сине җигелеп эшләргә – актив хәрәкәткә этәрә. Юк инде, юк, кул кушырып утырырга ирек бирми… Дөресендә әнә шул хәрәкәт дигәне сине эшчеләр арасына тарта башлады. Нигәме? Бу синең авылда туып, эш яратып үскән холкыңнан килә. Син, кичләрен авиация институтында укыганда, цехта маңгай тирләреңне сыпыра-сыпыра токарь, аннан технолог булып эшләп йөри идең. Боларның да йогынтысы юк түгелдер. Шунысы да бар: бүлектә кайберәүләр, бик тә эшлекле кыяфәттә, бер кәгазьне тегеләй дә, болай да әйләндереп, көне буе вакытларын бушка уздыра торып та акча алырга беренче булып чыгып басалар, синең моңа кәефең кырыла. Хәер, хикмәт акчада гынамыни. Иң мөһиме: тормышка карашың үзгәреп китте синең. Өйләнгәч, кызың Зөлфия тугач… тормышың катлаулана баруын тойдың. Тегесе дә, монысы да кирәкне синнән алдарак кара күзле, кара чәчле Хәнияң сизде. Аның тормышка мөнәсәбәте үзгәрәк. Ул – шәһәр кызы. Асфальт таптап үскән. Матур киенергә, тәмле ашарга ярата. Машиналы, стенкалы кешеләргә соклана, офтана. Янәсе, син дә ир кеше, җитмәсә, инженер!.. Дөрес, кем генә яхшырак яшәргә омтылмый?! Чама белү, барына канәгать булу кая ул?! «Булыр әле» дип, аны юатырга телисең дә… гел барып чыкмый, янә сүз «кирәк»кә килеп тоташа. Кичә тагын: «Шушы стенага бер келәм дә алып куя алмыйбыз!» – дигән сүз ычкынды. Һәм син тыныч булып кара шуннан! Гомумән, сиңа тынычлык хас түгел. Борчулы уйларың бер ноктага җыела да җаныңны өтәли башлый. Юкса кулыңдагы карандашыңны сызымнар өстенә атып-атып бәрмәс идең. Баш очыңда хәзергедәй әле бер, әле икенче сорау эленеп калмас иде. Нишләргә? Кая китәргә? Кем булып? Бу сорауларга җавапны кичә син өлешчә ачыклаган идең. Берләшмә директорының конференцияләр залында производствога яңа техниканы тизрәк кертү уңаеннан ясаган чыгышын тыңлаганнан соң. Ул, шактый гына сөйләгәч, бер уңайдан болай диде: «Мин үзем кайбер сәләтле инженерларның турыдан-туры производствога күчеп эшләүләрен теләр идем. Бу – бик мөһим! Безгә план үтәүдә эшкә кыю алынган, белемле мастерлар, группа җитәкчеләре, цех начальниклары бик кирәк… Без производствода эшләүче иптәшләрнең шәхси интересларына, торак шартларына беренче чиратта игътибар