Сайланма әсәрләр. 3 т. / Избранные произведения. Том 3. Нурислам Хасанов

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 3 т. / Избранные произведения. Том 3 - Нурислам Хасанов страница 5

Сайланма әсәрләр. 3 т. / Избранные произведения. Том 3 - Нурислам Хасанов

Скачать книгу

ук сиңа ни булганын белергә теләп торып бастым. Икебезнең дә терсәк-битләр сыдырылган иде. Арба, мәтәлә-мәтәлә, тәртә, үрәчәләрен сындыра-сындыра, елга үзәненә төшеп бара. Менә ул доңк итеп бер ташка килеп бәрелде дә елга үзәнендә калды. Капланган арбаның сыңар тәгәрмәче әйләнүен дәвам итте. Син: «Менә күрәчәк булгач… – дип, күлмәк итәгеңне тузаннан кактың. – Ярый әле, өстән таптап китмәде…»

      Әй әни, әни… Тормышта язмыш арбасы әнә шулай ярдан тәгәрәмәсен иде. Моның өчен, син өйрәткәнчә, гадел булу, хәерле юлдан атлап, хезмәт сөеп үсү дә кирәк икән.

      Менә ул безне яшел чирәмнәрендә тәгәрәтеп үстергән болын!.. Китәсе елларны мин бу болыннарда Сәйфи абыйдан сатып алган иске генә бишекле «Иж» мотоциклына утырып чаба идем инде. Берсендә мине шушы төштә кыр каравылчысы – теге Уткүз Салих абый туктатты. Мине чәнечкеле карашлары белән чәнчеп-чәнчеп ала.

      – Туктыйсыңмы син? – ди.

      – Нәрсәдән? – дим.

      – Печән чабудан! – ди.

      – Нигә? – дим.

      – Күгәй кушмый, – ди. Председательне әйтә.

      Эчемнән уйлыйм: «Җитәр, без дә сыер асрап яшәргә тиештер ич инде!» – дим. Печәнне тегеннән-моннан кырыкмасаң – беттең…

      Мин дәшмичәрәк торгач, Салих кабатлап сорый:

      – Күгәйгә нәрсә дип әйтим соң? – ди.

      Әйтерсең мин аңа начарлык кылган. Син, әни, безне шул вакытта күреп, яр буеннан карап торгансың икән.

      Мин әйтәм:

      – Ташламыйм! – дим. Киттем тезеп: – Мин эш калдырмыйм, колхоз техникасы белән ташымыйм. Печәнне полоса кырыйларыннан чабам…

      Шулай итеп, педальгә тибеп, матаемны кабыздым да китеп бардым. Салих артымнан, хәйләле генә елмаеп, ачуын эченә йотып калды.

      Әйе, чакматаштан ут чыгарыр өчен, корыч кисәге дә була белергә кирәк. Ул көнне мин үземне хаклы санадым. Болын буйлап матай элдерепме-элдерә. Әйтерсең минем ачулы уйларымны куа: «Эх, колхоз, колхоз! – дим. – Кайчан бер рәткә керерсең икән? Синдә җиң сызганып эшләмәсәм иде». Тугызынчы класстан Марс абый комбайнында ярдәмче булып йөрим. Шунда да юлыңа куштан Салихларың каршы чыксын. Үзе төннәр буе мутлыкта йөри бит. Аның эше гел дә җайлы. Бригадирлыкта да үзен ким-хур итмәде. Берсендә, без алтынчы класста чакта, Рәсим белән икебез ерак болын печәненә чүмәлә тарттырырга бармаска булдык. Салихка бу җитә калды. Урам уртасыннан бара, мин сиңайтим, мир үгезедәй акырып-бакырып. Имеш, улларын әниләре котырткан. Башка малайлар барганда, нигә аларныкына ярамый? Ул минем печәнгә барганны председательгә барыбер җиткергән иде. Комбайн ярдәмчесе булып эшләгәнгә тигән ипинең ун процентын Күгәй басып калды…

      Инеш яры… Әти утырткан өянкеләр! Әйтерсең алар, минем кайтуымны көтеп, хуш киләсең дигәндәй, башларын инешкә игәннәр. Син, әни, аларга сөялеп, кайтып килүемне күп тапкырлар көтеп баккансың инде. Бу минутта нигәдер күренмисең. Күрсәң, каршыма йөгереп чыгар идең.

      Кечкенә генә такта түбәле өебез элеккечә өянкеләр ышыгында утырып тора. Зәңгәр буяулары кояш нурларыннан

Скачать книгу