Сайланма әсәрләр. 3 т. / Избранные произведения. Том 3. Нурислам Хасанов

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 3 т. / Избранные произведения. Том 3 - Нурислам Хасанов страница 6

Сайланма әсәрләр. 3 т. / Избранные произведения. Том 3 - Нурислам Хасанов

Скачать книгу

киткән була идем… Бергә яшәгән көннәр күңелле булган икән… Атаң бераз шунысы белән ялгышты. Садыйк, Рәҗәпләрнең «япун килә!» дигән коткы сүзләренә ышанып, колхозга соңга калып керде. Таланып беткәч. Юк-барга икеләнеп торырга идеме инде аңа?! Башта атыбызны алып чыктылар. Ул атыбыз, көтүдән кайтышлый, турыбыздан узганда, борыла-борыла башын калкытып карар иде. Аннан соң келәтне, абзарларны сүттеләр. Аннары атаң түзмәде: колхозга керергә гариза язды… Күрдек инде. Сугыш елларын әйтәсе дә юк. Берсендә, кышкы кичтә, нишләп кенә утырган булганмын инде, тышта эт өрде. Ишек шакыдылар. Ачсам – аргы як Мәсирәсе. Аның белән Әүгыйзә һәм Шәфигөл дә бар. Өчәүләп килеп керделәр. Аптырап киттем. Күрәм: караклыкка чыкканнар. Тегермән тавы басуына барышлары икән. Миңа: «Әйдә, ач утырганчы, башакка менеп төшик», – диделәр. Үгетли торгач, күңелем алгысынып куйды бит. Киттем ияреп. Кибән читенә килеп кенә туктаган идек, ат белән килеп чыктылар. Тегеләр качты. Мин куркуымнан егылып калдым. Дер-дер киләм. Мине, ат чанасына салып, авыл Советына алып төштеләр. Русча белмим. Үземчә аңлаткан да булам. Кая ул, җибәрмиләр. Иртәгесен председательгә хәбәр иткәч, Әхияр үзе килеп алып кайтты. «Нишләдең син, Саҗидә апа? – ди. – Ул Мәсирәләргә иярсәң… Ата караклар ич алар, келәт басып йөрүчеләр. Хәлдән килгәнчә мин сиңа үзем дә ярдәм иткән булыр идем». Үзе бик игелекле булды тагы. Биш кадак он яздырып бирде…

      Әни! Менә шушы салына төшкән капкаңны ачып, үзең дә кайтып керерсең инде. Әнә кара тавыгың, кетәгенә менәргә чамалап, кырын-кырын йөренә. Миннән шикләнә булса кирәк. Утынлык ягына узыйм әле. Ярылмый калган ботаклы кисәкләр шактый җыелган. Булмаса, ваткалый торыйм. Балта кая? Шалашлы баз авызында түгелме? Әһә, сарай буенда икән. Әтидән калган имән бүкән һаман үз вазифасын үти әле. Шушы бүкәнгә утын ярырга иелгәч, ихтыярсыздан теге Кәрим мулла малае Дисбай искә төшә. Алтыннарын яшереп йөрткән әтисе кинәт кенә үлеп киткәч, ул хәзинәне күпме генә эзләп караса да табалмый. Вакытлар үткәч, беркөнне баскыч төбенә чыгып баса. Нәрсәгәдер бик тә ачуы килә һәм, кулына балта алып, ишегалды уртасында торган бүкәнне ярып ташлый. Бүкән куышыннан яшерелгән алтыннар чәчелеп китә… Бүкәнгә иелгәч, минем дә аны ярып карыйсым килә. Тик алтыннар безнең әтигә тәтемәгән шул! Тырышып-тырмашып көн күрсен дә… Кара бу кәкре ботакны, ярылмаска чамалый. Балтаны тешләп авызын ыржайткан… Солдат абыйсы белән көрәшмәкче! Баш аркылы томырыйк әле. Оп-па!.. Ике якка очтыңмы?.. Әни кайткан ич! Капка ачылганны сизми дә калганмын.

      – Исәнме, әни?!

      – Ул-ым!..

* * *

      Әни! Инде менә ничәнче көн, кич йөреп кайтышлый, мин шушы инеш ярында тукталып калам. Тиз генә өйгә керәсем килми. Язгы ташкыннардан ишелә барган яр җанымны тынгысызлап, йөрәкне тырмап тора. Яр ишелүен әткәй таллары гына саклый алмаячак. Менә мондагы кырый өянке, авып, өч метр җирне умырып алган. Киселгән төбе кызыл яр читендә судан башын калкыткан крокодилдай тырпаеп тора. Юк, бу ярны ничек тә ныгытасы. Йә булмаса инеш суын әнә теге дугаланган болын почмагыннан бульдозер белән ердырып җибәрергә кирәк. Болай эшләсәң шәбрәк. Председатель рөхсәт

Скачать книгу