Илһам канатында / На крыльях вдохновения. Группа авторов

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Илһам канатында / На крыльях вдохновения - Группа авторов страница 12

Илһам канатында / На крыльях вдохновения - Группа авторов

Скачать книгу

әле. Белмим, әни, ул әллә нинди сәер хәзер, сизәсеңме?

      Наилә. Сизәм дә бит, нәрсә эшлим соң? Нәрсә булганын сөйләми бит, врачка да бармыйм, ди.

      Диләрә. Ул гел миңа кычкыра…

      Наилә. Нервлары беткән, күрәсең. Бәлки, төзәлер әле. Бар, кызым, уят әле үзен. Чәй эчәргә чыксын.

      Диләрә. Хәзер чакырам, әнием. (Эчке бүлмәгә кереп китә.)

      Наилә. Ниләр генә булды соң улыма? Башкайларыннан ниләр кичергән микән, балакаем… Кибеп, сулып беткән, мескенкәем. Гөлүсә дә югалды… Кайларда гына йөри микән?.. Инде бу уйлардан башым авырта башлады. Ник соң берәү дә җавап бирми? Бу сораулардан мин үзем югалам…

      Диләрә. Әни…

      Наилә. Әү, кызым, уяттыңмы, кая абыең?

      Диләрә. Әни… ул… ул үлгән… (Кулыннан бер уч шприц коела. Наилә хәлсезләнеп егыла.)

      Наилә. Улым! Бәгырем!

      Тынлык. Лирик музыка.

      Диләрә. Әни, аның кулында бу иде. (Хатны бирә.)

      Наилә. Гөлүсә!

      Лирик музыка.

АЛТЫНЧЫ КҮРЕНЕШ

      Сукмак буенча салмак кына ак киемнәрдән егет белән кыз атлап килә.

      Егет. Нинди бәхет – без янә бергә! Әйеме, күз нурым?

      Кыз. Әйе, сөйгәнем, бар да нәкъ элеккегечә… Без синең белән алтын яфракларга күмелгән кечкенә сукмак буенча бергә атлыйбыз…

      Егет. Ә ак каеннар – гүя ак күлмәкләрен кигән төз гәүдәле гүзәл кызлар…

      Кыз. Алар әкияттәге төсле искиткеч матур итеп алтын җеп белән чигелгән кулъяулыкларын безгә болгыйлар төсле…

      Егет. Күккә кара, күрәсеңме?!

      Кыз. Безнең йолдыз янә кабынган!

      Егет. Димәк, хыяллар чынлап чынга аша!

      Кыз. Без бергә, мәңгегә, димәк, йолдызлар алдашмый.

      Егет. Чү! Ишетәсеңме? Кайдадыр бер кош үзәк өздергеч тавыш белән сайрый!

      Кыз. Әйе, ишетәмен, аның тавышы – гүя аһәңле бер көй…

      Егет. Кулларыңны бир әле, гүзәлем… (Салмак көйгә бииләр.)

      Кыз. Күзләреңдә мәхәббәт очкыннары күрәм…

      Егет. Синең ай нуры тамган йөзеңә карагач, алар тагын да ялкынлана башлыйлар…

      Кыз. Чаялыгың әле һаман да җуелмаган…

      Егет. Шушы алсу иреннәр елмаюыннан беркайчан да туктамасын дип җуелмагандыр ул…

      Кыз. Нәрсә булды безгә? Кемнәрнең генә күзләре тиде дә, кемнәрнең каргышы төште?

      Егет. Белмим…

      Күк күкрәгән тавыш ишетелә.

      Егет. Йөрәк сыкрый, җан елый…

      Кыз. Күк тә елый…

      Күк күкри, барлык утлар сүнә.

      Лирик музыка.

      Пәрдә.

      РҮЗӘЛ ӘХМӘДИЕВ

      Мин 1989 елның 3 апрелендә Аксубай районы Шәрбән авылында туганмын. Иҗатка кечкенәдән үк гашыйк булуга карамастан, хокук өлкәсен сайладым. Бүгенге көндә Казан (Идел буе) федераль университетының юридик факультетында белем алам. Шигърият белән бик аз вакыт кына шөгыльләнсәм дә, үз китабымны чыгарырга өлгердем. Яшьләр арасында бик популяр булган рэп стилендә язам. «Ахеllе» төркемендә солист, мин язган җырларны

Скачать книгу