Окна / Тәрәзәләр. Рафаил Газизов
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Окна / Тәрәзәләр - Рафаил Газизов страница 15
Акча сикертә, диләр бит. Шуңа җил-җил атлап очынамдыр дип, Саяф елмаеп җибәрде. Туган авылы ягына күз салган иде, бирегә таба килүче кешене абайлап, туктап калды. Атлар-атламас килүче бу оялчан йөрешле ир-атның адымында хәтер капкасын кагып ачарга азапланучы дулкын омтылышы бар иде. Туктале, туктале. Кем куллары, аяклары белән һаваны болай уймаклый соң? Әллә кешесе ерак булды, әллә киемнәре таныш түгел – Саяф юлаучыны танымады. Ләкин мосафирның аның янына килүе бәхәссез иде. Тирә-юньдә бер адәм заты юк, бу тарафтан юл да узмый.
Елганың теге ягына чыгып каршылыйм әле дип, тирән чокырга төшеп китте Саяф. Ярдан йөгереп менүе булды, теге кеше белән маңгайга-маңгай бәрелә язды. «Ах!» – дип кычкырып җибәрде дә ябык гәүдәле, мескенлеге кыяфәтенә чыккан, нәрсәдәндер куркып калган таныш һәм шул ук вакытта таныш та булмаган ирне шытырдатып кочаклап алды. Аның киеменнән кисеп бетерүгә бөтен Азияне дер селкетеп ауган Себер кедры исе дә, ГУЛАГ лагереның кандалалы сәкесенә сеңгән ачы хәсрәт тә, миллионлаган гөнаһсыз тоткыннарны кызганудан җаны өшегән, аларның күз яшьләреннән мәңгелек туңга әйләнгән Себер җиренең өшеткеч салкыны да килеп бәрелде.
– Габделкаюм абый, кая, өйдән килүеңме?!
– Юк.
– Бар өйгә кайт, сине анда әни көтә.
Шулай дип әйтүем булды, Габделкаюм абый бар гәүдәсе белән калтыранып, үксеп-үксеп елый башлады, сыгылып төште дә төбенә әтинең үлү хәбәре күмелгән, корыган каенга барып ябышты. Ә каен, төптән сынып, гөрселдәп, җиргә ауды. Бу да ухылдап елаучы ирне туктата алмады.
Мин аны кочаклап алдым да таза, кем генә килеп таянса да чыдатырлык, Хәләмгөлгә охшатып йөргән ябалдаш каенга сөялдердем. Әле ул каенга шук энем пәкесе белән Маһинур, Саяф, Әлфия, Миннегәрәй дип тә язган иде…
Елап җибәрү оятыннан үзен кая куярга белмәгән Габделкаюм абый бәгыреннән бер генә сүз кысып чыгарды:
– Кабул итмәссез дип курыккан идем.
Ул биштәреннән пәке чыгарды, анда «Саяфка» дип язылган иде. Сыңар кулы белән мине кочаклап торды да Су-Елгага таба атлады. Оча иде Габделкаюм абыйсы, бауга кибәргә эленгән күлмәк кебек талпына иде. Бу инде Саяф күргәндәге туктар-туктамас килүче, оялчан адымлы мосафир түгел. Аның сыңар кулы, кылыч сыман, һаваны тураклый, аяклары Җир шарының әйләнешен тизләтә, сөенечтән балкыган күз карашы Су-Елганы прожектор сыман яктырта иде.
Габделкаюм абый белән без ятимлекне тоймадык, каралты-курабыз кешенекеннән ким булмады. Ул безне шулкадәр якын итте, хәтта үлүенә кырык ел узгач та, аны искә төшерсәм, күңел тула, күзгә яшь килә. Утырган урынымнан кымшана башласам да: «Нәрсә кирәк, Саяф?» – дип, ягымлы җылылык белән эндәшүче үги әтием Габделкаюм мине гомер буе кешеләргә изгелек эшләргә этәргәндер. Урыны оҗмахта