Окна / Тәрәзәләр. Рафаил Газизов
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Окна / Тәрәзәләр - Рафаил Газизов страница 13
Иптәшләрне искә алып утырдык земляк белән, аларның да менә синең кебек бер көтү балалары калгандыр. Аракы эчкән егет түгел идем сугышка кадәр. Сугыш бозып бетерде, энекәш. Атака алдыннан йөз грамм спирт эчертеп юләрләндереп кертеп җибәрәләр солдатны, исән калсаң, үлгәннәргә поминка. Көнаралаш шулай.
Сигез ел үтсә дә, сугыш һаман төшкә кереп саташтыра, җәфалый. Бергә сугышкан, күптән һәлак булган иптәшләр белән төннәрен кычкырып сөйләшәм икән, туп атканда кычкырып сөйләшмәсәң, бер-береңне ишетеп булмый бит. Менә мин шуңа кычкырамдыр. Миннур апаң да, балалар да куркынып бетте. Вакыт-вакыт чоланга чыгып йоклыйм, анда да күршеләр ишетә.
Мин сугышта үлемнән курыкмадым, гарипләндереп, кеше күзенә каратып яткырма дип, Ходайдан сорый идем. Аллага шөкер, гозеремне ишетте Ходай.
Сталинград сугышының бер көненә чыдаган һәр солдатка орден бирер идем. Тик чигенгәндә орден өләшмиләр шул. Сугышның соңгы ике елында ике Кызыл Йолдыз ордены, «За отвагу» медале бирделәр. Сталинград янындагы сугыш белән берсен дә чагыштырырлык түгел шул, кәкә. Анда бит бер исән тау, бер исән агач калмады, кая ул кеше…
Туктадык та, кибеттән алган консервыны ялт иттердек. Флягасыннан су эчкәндә, Гаяз абый тагын бер вакыйганы сөйләде.
– Шул Кукмара егете Сорокин белән инде, земляк белән, соңгы снарядка кадәр аттык, мылтык патроннарын да атып бетердек. Тупны немец танкы үтүкләде. Далада снаряд чокырына качтык, без генә түгел, авыр яралы солдатлар да җыелды. Берничә гайрәтле солдат чокырдан чыгып йөгергәннәр иде, пулемёттан кырып кына салдылар.
Биш-алты яралы тиздән ыңгырашудан туктады, үлделәр. Каннары агып бетте, берни белән ярдәм итәрлек булмады. Ә без җиңел яралы идек, канны туктата алдык. Дала буйлап немецларның үлем командалары иснәнеп йөри, авыр яралыларны аталар, йөри алганнарын әсир итәләр.
Сорокинга әйтәм: «Үлекләр астына кереп ятыйк, атсалар да, үле гәүдәләр саклар», – дим. Шулай эшләдек тә. «Пуля тисә дә, тыныңны чыгарма, тоткын булганчы үлгәнең мең өлеш артык», – дидем. Ул да шул фикердә.
Кырт-кырт сөйләшкән тавышлар якынлаша. Килеп бастылар чокыр кырыена. Берсе һавага атты, көлгән була. Исәннәр бармы дип тикшерә, янәсе. «Капут махен!» – дип китеп бардылар.
Ике тәүлек яттык шул чокырда, мәетләр астында. Немецлар үтеп-сүтеп йөриләр. Әле берсе автоматтан да сиптерде. Сорокин, кычкырмаска тырышып, иренен тешләп өзгән иде. Ә пулялар минем өстәге мәетне теткәләп бетергән. Эссе көн, мәетләр исләнде. Тамак кибүгә чыдый алмыйча, чокыр төбендәге канлы, сасыган яңгыр суын эчәбез. Яшисе килә бит, энекәш. Менә сиңа ничә яшь?
– 16, Гаяз абый.
– Миңа 17 иде. Әле генә без синең белән үзебезнең Трайт чишмәсенең суын эчтек. Су түгел ул, энем, ширбәт. Ике тапкыр канлы су чөмергән кеше мин. Берсен ишеттең. Икенчесен, Днепрны кичеп плацдарм