Окна / Тәрәзәләр. Рафаил Газизов
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Окна / Тәрәзәләр - Рафаил Газизов страница 9
– Кәкә, син Саяф буласыңмы, Маһинур апа малаемы?
– Әйе.
– Күрешик, алайса, бергә сәфәргә чыгабыз икән.
Абыйның тимер келәшчәләре кулларымны шытырдатып кысты. Бармаклар гына сынмаса ярар иде. Капкада Латыйфәтти күренде. Ай-ваена карамыйча, өйгә алып керделәр. Табынга парлары түшәмгә тиеп бөдрәләнүче бер табак бәрәңге, ипи, коштабак белән катык килде. Катык шулкадәр салкын, бәрәңге шулкадәр кайнар. Басудагы уҗымнан да яшелрәк суган кыяклары. Булган хатын икән Латыйфәтти. Андыйлар турында минем әни: «Уңган хатынның ризыгы үзеннән бер чакрым алда йөри», – дип әйтергә ярата.
Ул Латыйфәттинең кыстаулары, минем оялып кына табакка үрелүләрем. Җиде чакрым килеп, әле Мамадышка кадәр теркелдәячәк Саяфка бик тә ярап куйды бу ризыклар. Әппәр итеп, рәхмәт әйтеп, урамга чыктык. Латыйфәтти: «Исән-сау йөрегез, балалар, бер-берегезгә күз-колак булыгыз. Ай, текә бит ул Саурыш таулары, Арташ үрләре!» – дип офтанды. Дога укып, хәерле юл теләде.
Киттек Минедохаттиләр янындагы таудан төшеп, каршыда Урыс Юлы күренде, инештә атларга су эчердек тә, аркалыкларны күтәреп, тауга таба кузгалдык.
Бу тауның ни өчен Урыс Юлы дип аталганын сез белмисез, билгеле. Әни аңлатмаса, мин дә белми идем. Йә, тыңлагыз, алайса.
Кече Кирмән бик зур авыл булган шул. Әле хәзер дә зур. Ә Яке авылы ягындагы ике урам янып, кешеләре ялланып читкә киткәч тә, Аръяктан Сәләхи тавына кадәр сузылучы урамда яшәүчеләр Су-Елга, Хәсәнша, Өләүкә авылларына күченгәч тә, йөзләгән йортлары калган. 1917 елда 1016 йорты булган Кече Кирмән, волость үзәге булу белән бергә, олы базары белән дә дан тоткан. Авыл базар көннәрендә корт аеручы умарта сыман гөжләп торган. Алабуга, Мамадыштан урыслар, Саба, Кукмарадан итекчеләр товар китергән. Урыслар авылга менә шушы таудан килеп-китеп йөргәнгә, тауга Урыс Юлы исеме бирелгән дә. Тау итәгендә киндер фабрикасы эшләгән.
– На, бахбай, – дип эндәшкәләп, Гаяз абый, арбасын этә-этә, тауга күтәрелә. Атны кызганамы, әллә гимнастёркасын уйнатучы мускуллары эш сорыймы?
Тау түбәсенә мендек тә арыш көшеленә туктадык.
– Бу безгә кирәк булыр, – диде Гаяз абый. Икешәр капчык арыш тутырдык та арба төбенә чумдырдык, өстенә салам салдык. Хәзер арбага утырып барулары да җайланды.
Саурыш тавыннан төшкәндә, арткы тәгәрмәчкә тимер тормоз киерттек тә, арба атны этеп борчымады.
Кеше аяк басмаган шомлы Бурсык урманы читеннән Арташ авылына борылдык, Гаяз абый бер сүз дә дәшми, минем сөйләшәсе килә дә, икебез ике арбада шул. Сугыш турында сөйләсә икән, бәлки, ул сугышта минем әтием Миннәхмәтне дә очраткандыр. Мин, Кече Кирмәнгә килгән саен, берәр таныш-белешне күрми калмыйм бит әле. Кече Кирмән дә бик зур, кешесе дә меңләп бардыр. Кайтканда булса да сорашырга кирәк. Миннегәрәй энекәш бик тинтерәтә, әтидән хат