Окна / Тәрәзәләр. Рафаил Газизов

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Окна / Тәрәзәләр - Рафаил Газизов страница 7

Окна / Тәрәзәләр - Рафаил Газизов

Скачать книгу

Гафиятулла, ярылса, җир тишегенә кереп китәр иде дә, Сөембикәсе кисәтте:

      – Рәхмәт, мәктәптән кумагач һәм дә бәреп үтермәгәч,  – диде.

      Түзә, түзде, түзәчәк Гафиятулла. Ул Тәхиятулла абыйсында яши. Әти-әнисе үлде. Аның хыялы – укып бетерергә дә читкә, шахтага китеп, кеше булырга.

      Саяф дилбегәне әз генә каккан иде, ат Ташлы Үзән елгасы борынлаган үргә менеп тә җитте. Борынгы зират күренде. Кече Кирмәнне түбәтәйләгән зәңгәр күкне Атлант кебек тотып торучы, һәр ботагы авыл урамнарындагы теләсә кайсы агачтан да юанрак булган, кәүсәдәге ярыкларына, качышлы уйнаганда, бала-чага кереп югала торган илаһи тал-тирәкне шәйләп, үзенең агач кайрысындагы ярыкларга ябышып, күккә үрмәләвен хәтерләде. Хәләмгөлнең абыйсы Габделбәр алып кергән иде зиратка, шул тирәк белән мактанырга инде, билгеле. Зираттагы серле язулы биек кабер ташларының күп булуына гаҗәпләнгән иде. Су-Елга зиратында юк андый ташлар, күмелгән кешеләр дә берничә генә, яңа авыл булгач, зираты да бәләкәй инде аның.

      Әнә Кызыл армиянең 26 еллыгы исемендәге колхозның элекке кәнсәләре – Әхмәт өе. Бу өй турында әнисе менә нәрсәләр сөйләгән иде.

      Кече Кирмәннең көлсу туфрагында ялкау кеше көлчә дә үстерә алмый, кая анда калач? Ә Әхмәт абый, көзләрен игенен җыеп алгач, басуына үз малын көтәргә алып килгән ярлы-ябагайга да икмәк өләшкән, чөнки көтү йөргән җирдә тирес калган, тирес калган җирдән Әхмәт мул уңыш алган. Юл өзелгәнче, ерак басуга тирес ташыган, арба юлы өзелгәч, чана белән китергән. Тиресе беткәч, су буеннан торф күчергән. Аннан кар тоткан.

      Яз көнендә кар ерып, кем басу түрендә йөренә дисәң, Әхмәт көл сибәргә менгән була. Җирне дә ашлый, кар да тиз бетә, димәк, бар кешедән дә иртәрәк дым каплата, сукага чыга.

      Күршеләре Әхмәтнең нәрсә белән шөгыльләнгәнен бик җентекләп күзәтәләр, ләкин, барыбер, күздән ычкындыралар икән. Басуга киткәнен сизеп, башка кеше иярмәсен өчен, аның капка орчыклары, арба күчәрләре дә мул итеп дегетләнгән. Соңгы вакытта таң тишегеннән кузгалган Әхмәт ат тоякларына да чүпрәк бәйли башлаган. Шуңа күрә бар кешедән алда тырмаларын, сукаларын бетерә дә, орлыкны җиргә күмдерергә җылы җитәме дип, алача ыштан бауларын ычкындырып, буразнага утыра.

      Төнлә кайта, бусагадан аягын өстерәп кереп ава, таң сызылганчы, тагын чыгып сыза. Ел әйләнәсендә үзенә дә, гаиләсенә дә бер рәхәт юк. Хыял йөртә, өмет теркелдәтә, ышаныч ыргылдыра Әхмәтне.

      Ул үз гомерендә ничәмә-ничә янгын күрде. Иң зур фаҗигадә Кече Кирмәннең 440 өе көлгә әйләнгәнен дә белә. Туган җирне ташлап, авылдан китәсе дә килми, җибәрмиләр дә. Синең өчен салымны кем түләсен, өй башыннан җыела бит ул. Янган хуҗалык, авыз-борыныннан кан китсә китә, тырыша-тырмаша, тагын куыш әмәлли, җирне казып керсә керә, ләкин үз өендә үлә.

      Уйланып йөрде Әхмәт, гаиләсе белән дә киңәште. Ел саен кем булса да яна, әллә кирпеч өй салып карыйсы микән? Нигезенә тутырырга басуда җыелган ташы, агач алырлык сәмәне бар. Кирпечне үзләре Бакырчы чишмәсе янында сугырлар. Ул бит – Алкин баена күпме кирпеч калыплап, яндырып

Скачать книгу