Окна / Тәрәзәләр. Рафаил Газизов

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Окна / Тәрәзәләр - Рафаил Газизов страница 8

Окна / Тәрәзәләр - Рафаил Газизов

Скачать книгу

Әхмәтне мәчет ишеге Алла хозурына озатты…

      Борынгы Кирмән ханлыгының дәвамчысы булган авыл өстендә изге азан яңгырады. Ишектән беренче булып чыккан Әхмәтнең ашыгуын мәчет картлары да сизгәндер. Тәрәзә пәрдәләренең сизелер-сизелмәс кенә лепердәве Сукыр урамдагыларның Әхмәт абыйларын күз уңыннан ычкындырмауларын күрсәтте.

      Күңелендә Ходайга ышануның олы балкышы кабынган Әхмәттән көлтә-көлтә нур сибелә. Йөзендәге елмаю бәрәңге бакчаларын каймалаган читәннәргә урала да шактый вакыт дертләп-дертләп янган шәм шикелле талпына, аннан кычытканнар арасына төшеп югала иде. Күз карашлары тәрәзәләргә борылса, пәрдә артында Әхмәт абыйларын күзәтүче кыз-кыркынның күзен сукырайта, гөнаһ түгел микән ул чит ир-атны качып-посып күзләү дип, шиккә төшерә иде.

      Ә Әхмәт оча гына, ул атлаганда, бәбкә үләннәре бөгелми дә кала. Изге ният, изге фатиха аңа канатлар куйгандыр…

      Әхмәт су буена ком ташыды, кызыл балчык китерде. Су агызып, көннәр буе измәне таптаган балаларга суык тиде, алар урын өстенә менде. Нәрсә булса булды, измә калыпларга тутырылды, аннан өсте ябулы төз лапаста кипте. Кибүе җиткәч, мичтә яндырылды. Изге догалар, хәләл хезмәт белән ныгытылгангамы, кирпечләр табынга куеп тамаша кылырлык матур, бармак белән чирткәндә чыңлап тора иде.

      Ул арада нигез дә казылды, чокыр төбендәге балчыкны кыз балалар тәлинкә белән состы, читкә сипте. Басудан кайткан ташлар нигез чокырына тутырылды. Таш үзәннән алып менгән калын шакмак ташлар өй нигезенә ятты.

      Җомга намазыннан кайткач, йөзеннән нур, теленнән гөлләр тамган әтиләре муенына ак киндер алъяпкыч киде дә биленә бәйләп куйды. Олы кызы Латыйфа, уллары Габдерахман белән Котдүс тә алъяпкычлар эләктерде.

      Бисмилла әйтеп, дога укып, нигез почмакларына Аятелкөрси, көмеш акчалар салынды.

      – Аллага тапшырдык, улым, – диде Әхмәт, Габдерахман кулыннан беренче кирпечне алганда. Шуннан китте. Бисмилла күбрәк әйтелдеме, әллә кирпечләр күбрәк салындымы – моны беркем дә аңлатып бирә алмас иде. Ашыкмыйча, тәмен белеп, читкәрәк китеп күз сала-сала эшләде Әхмәт. Үзенә бит, мәңгелеккә бит.

      Үткән-барганнар сакалына чал йөгергән Әхмәт картның, ишле гаиләсе белән мәш килеп, яңа өй күтәрүенә соклануларын яшермәделәр, бер генә чит кеше дә ялламады бит!

      – Алла куәт бирсен!

      – Өегез изгелекле булсын!

      – Хәвеф-хәтәрдән Ходай үзе сакласын! – дигән изге теләкләр сибелде генә.

      Мең газап белән төзелгән өйнең түшәменә туфрак салынды, идәннәр җәелде. Өйләре бер якта гына булганга, «Сукыр» исеме алган урам юкә рамнарга пыяла салгач, диварларга беркеткәч балкып китте. Кызыл кирпечтән биек итеп салынган, тәрәзәләреннән нур сибүче, Латыйфа тезгән гөлләре белән елмаючы мәһабәт өй яши башлады. Су юлы алынган, шомартылган түбә такталарына сәерсенгән саесканнар беравык кунакламый тордылар. Ә аннан соң рәхәтләнделәр генә. Агартылган морҗасыннан төтен боҗралары чыгуга, яңа өй Җир шары белән бергә,

Скачать книгу