Окна / Тәрәзәләр. Рафаил Газизов
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Окна / Тәрәзәләр - Рафаил Газизов страница 6
![Окна / Тәрәзәләр - Рафаил Газизов Окна / Тәрәзәләр - Рафаил Газизов](/cover_pre1258691.jpg)
– Менә мин сиңа шуны әйтәм, Саяф: киселгән манара гөрселдәп җиргә ауганда чыккан тавыштан анда җыелган халыкның күкрәгеннән ыргылган ухылдау көчлерәк булды. Аннан шуны әйтәм: кем манара кисте – берсе дә рәхәт күрмәде. Барысының да язмышын беләм, кайсы үз-үзенә кул салды. Әмма дә ләкин мин берсенең генә язмышын сөйлим.
Ул үлмәде дә, калмады да. Ярты гомерен Хәсәншада үткәрде. Өе яртылаш җиргә чумган землянка иде. Мин леспромхозда атлы эштә йөрим, Хәсәнша аша агач ташыйбыз. Теге бәндәнең йорты яныннан узабыз. Тәрәзә янына килеп утырган булыр, кулын Коръән өстенә куйган булыр. Кич белән кайтабыз. Шул ук хәл, тәрәзә төбенә куелган Коръәнгә кулын салган бу. Үзе – дөм сукыр. Үлгәнче, ничә дистә еллар буена шулай утырды.
Ә шулай да Мәхмүт абыйсына кагылышлы тагын бер вакыйганы белә Саяф.
Мәхмүт абыйсы – мәктәп директоры, хатыны Кәшифә апа – кызлар торагында тәрбияче. Торакта яшәүче Хәсәнша һәм Өләүкә авылы кызларын тәрбияләү, саклау Кәшифә апаларына йөкләнгән. Кайсы өч, кайсы дүрт-биш ел соңарып укучы кызлар көз көне ага-чыннан өзелеп төшәргә җиткән алма кебек мәмрәгән иде.
Мәктәп капкасыннан керүгә, һәр сау-сабагай малайны аягы сулга каера башлый. Чөнки, дүрт-биш атлауга, торак ишекләре оҗмах капкасыдай ачылырга тора. Ә анда яшәүче кызлар бүлмәләрне чиккән-бәйләгән әйберләр белән, чыннан да, оҗмахка әйләндергән иде. Ул кулъяулыкларның ниндие генә юк, кайсы бәхетле егетләргә тәтер икән инде бу кулъяулыклар?!
Бай яшиләр кызлар. Шулай булмый ни! Алар бит – Хәсәнша, Өләүкә кызлары. Ул авыллар сугыш чорында да ачыкмады. Яңа гына сөрелә башлаган, мең еллар буена егәр җыйган яткын җирләр биш авылны туйдырырлык нигъмәтләр бирә иде. Хәсәншаларга кече кирмәнлеләрнең үпкәсе дә бар. Алар сугыш чорында Хәсәнша авылына бәрәңге сатып алырга йөрделәр. Шулай түбәнсенергә ачлык мәҗбүр итте. Үлчәүгә куйгач, бер чиләк бәрәңгедәге бер бәрәңгенең яртысы артык дип кисеп алып калган хәсәншаларны гафу итеп буламы соң? Саран тәреләр! Шулай баеды алар.
Менә шуңа күрә бай кызлар янына керүгә, өйләрендә ямау салырга уч төбе кадәр чүпрәк булмаганны белгән малайлар икенче дөньяга эләгәләр иде. Бу кызлар матур киенә, чибәр күренә, авыз тутырып ипи ашый иде.
Яшьтәшләреннән соңрак укырга кергән озын торыклы Гафиятулла да кызлар торагына сукмак салды. Андый җиргә сәфәр чыгу, билгеле инде, серле кичләрдә була. Бөтен изге эшләр караңгыда эшләнә, диләр. Күрсә, мәктәптән куарга да күп сорамас Мәхмүт абыйлары, хатыны торакта эшләгәч бигрәк тә. Сак булу комачауламас.
Күз атып йөргән Сөембикәсенең икенче катта өстәмә дәрестә утырганын күрде Гафиятулла. Дөм караңгы төнне балаларны шулай озак утыртмаса, нәрсә булган инде Фәүзия апасына?!