Окна / Тәрәзәләр. Рафаил Газизов
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Окна / Тәрәзәләр - Рафаил Газизов страница 10
Бер урамлы авылда кеше авызыннан чыккан сүз өйдән өйгә кереп, колактан колакка, телдән телгә күчеп бәргәләнә дә ахырда, басу капкасы баганасына кыңгырау булып асылына дип, юкка гына әйтмиләрдер. Унҗиде ир-атын сугышта югалткан, аксак-туксак, ярты-йорты ирләренә дә колхоз нужасын өстерәткән авылга унбиш яшьлек үсмер укуын ташлап кайтсын да ди, шул хәбәр бригадир Нургалинең мыегына барып уралмасын ди.
Килде, керде, күрде, боерык бирде Нургали. Заманасы сатулаша торган замана түгел иде.
Арык, шуңадырмы юаш, мескен генә ат бирделәр Саяфка. Кар яумыйча, салкын җилләре белән җелекне суырган ноябрь аенда Саяфны Мамадышка керәчингә җибәрделәр. Иптәшләре дә бар иде. Алдылар керәчин белән солидулны. Озын Басудан кайтканда, Саяфның аты арыды. Тегеләй иттеләр, болай иттеләр, ләкин ат яткан җиреннән тормады.
Керәчинне вакытында алып кайтмасалар, тракторлар туктап каласын, эш рәшәткәле тәрәзәгә барып җитәсен белгән атчылар Саяфны бер ялгызы калдырып, кайтып киттеләр.
Яткан атны тарткалап та, сыйпап та карады малай. Кычкырырга, таяк күтәрергә намусы кушмады. Атның да, аның да кабыргалары бер чамада, тырпайган, үпкәләре шул кабыргаларга ябышкан иде.
Көньяк-көнчыгыштан исүче үзәккә үтә торган җилне каплап, ат янәшәсенә ятты Саяф, чикмәнен атына да, үзенә дә япты. Җил чикмәнне генә түгел, чабата белән чолгауны да, әтисеннән калган чалбарын да үтәли узып, шыр сөяктән һәм тиредән генә торган тәненә керә, калтырата иде. Аттан бәреп торган җылыга әле бер ягы, әле икенче ягы белән борылган малайның бар кайгысы – ат үлсә, үги әтисе Габделкаюм кебек, төрмәгә утыртырлар дип курку иде. Әнисе һәм ике баланы аннан соң кем туйдырыр?
Үги әти дигәннән. 1948 елда өйләре янды, урам уртасында утырып калдылар. Нәрсәгә үрелсәң, шул юк. Габделкаюм абый булмаса беткән иделәр. Әнисе, фәрештәләр, изгеләр дип авыз ачса, Габделкаюм абыегыз дип тә өстәргә ярата. Өйле дә, өйрәле дә итте күрше абый. Сугыш ятимнәрен урам уртасында калдырмады. Әлфия белән Миннегәрәй Габделкаюм абыйларына шулкадәр ияләштеләр, күрше абый тирбәтеп чыгып китмәсә йокламый башладылар. Сөйкемле сөяге бар иде бу кешенең. Балалар үзләре Габделкаюм абый бездә яшәсен дип хәл иттеләр.
Кулы терсәктән өзелгән Габделкаюмның. Күп кан югалтуына карамастан, сигез чакрым шуышып, үзебезнекеләр ягына чыккан солдат ул. Әле өзелгән кулын да дошманга калдырмаган, куенына тыгып алып чыккан. Гангрена башланган кулын култыктан ук кисәргә бирмичә әсәрләнгән чакта, Ходай аңа юньле врач насыйп иткән. Туган авылына кайтып ауган фронтовикны колхоз рәисе эшкә дәшкән: «Тамагың тук булыр, әвендә көлтә киптерергә куям», – дигән.
Габделкаюм олы йомры ташлардан мич әмәлләгән, шалаш корган, әвен ясаганнар. Әвенгә көлтә ташып, башаклы ягын эчкә каратып өйгәннәр.
Габделкаюм мичкә яга, җылы ташлар арасыннан чыга да көлтәләрне киптерә, көлтәләрдәге башаклар суктырырлык дәрәҗәгә җитә. Аннан көлтәләрне сугу машинасына ташыйлар. Көшелләр үсә тора, хөкүмәткә китә тора.