Окна / Тәрәзәләр. Рафаил Газизов
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Окна / Тәрәзәләр - Рафаил Газизов страница 14
Урман почмагында атларны, ял иттереп, печән ашатырга да онытмады Гаяз абый. Хәнифә апа тыгып җибәргән дучмакларга да чират җитте. Чыннан да, әллә ашадым, әллә юк, юньләп хәтерләмим дә. Аракы миемне томалаган булгандыр.
– Энем, син аракы эчмә. Бүген дә мин гөнаһыга батырдым, ахры, сине, – диде Гаяз абый.
Бурсык елгасы яныннан үткәндә, Мамадышны аклар алгач, Кече Кирмәнгә һөҗүм итсәләр сугышасы була дип казылган окопларны күрсәтте бугай.
Урыс Юлы тавында тормозлар куйдык та, атлар арбаларын тартып төште. Инешне чыгып бара идем, әллә салган баштан дилбегәне ялгыш тарттым, әллә атның су эчәсе килде, арбаны кырт борды да куйды. Керәчинле мичкә инешкә «бух» итеп килеп тә төште. Ат, куркудан чыгымчылап, Гаяз абый аты янына чапты.
– Болай итик, энекәш, – ди Гаяз абый. – Минем мичкәне синең арбага күчерик, аннан минем ат белән инешкә төшеп, синең мичкәне саласы булыр. – Шулай эшләдек тә. – Ә суда яткан авыр мичкәне арбага салу өчен әнә теге мунчала кабыгы саклаучы ирләргә дәшеп кил.
«Без постта», – дип, башта ирләр тыңламады. Аннан килеп, мичкәне салыштылар тагын. Изге кешеләргә рәхмәт укыдым. Атым янына менгән идек, аһ иттек. Әти төсе булган, җиз тәңкәләр белән бизәлгән ат дирбияләренең берсе дә юк, урланган иде.
Тотылмаган – карак түгел, ди. Кемгә бәйләнәсең? Гаяз абый өеннән төрле бау кисәкләре алып төште дә атны җиккән кебек итте.
– Норма авылына Әсгать дуска илтеп куя алмассыңмы, Гаяз абый? – дидем мин.
– Борчылма, Саяф, дөнья малы – дуңгыз каны, баш сау булса, бар да табылыр, – диде абзый.
Әсгать дустым мине бик җылы каршы алды. Гаяз абыйга рәхмәт әйтеп саубуллаштым. Кабат миңа Гаяз абый белән шулай озаклап аралашырга туры килмәде. Илле ел вакыт узган да киткән. Абзый инде күптән вафат, ләкин мин һаман да аның иңбашыма салынган саллы кулын, минем кебек маңка малайга бүтән беркемгә дә сөйләмәгән эч серләрен ачып, үз итеп сөйләшүен хәтерлим. Минем сугыш ветераннарына булган олы хөрмәтем Гаяз абыйдан башланды! Бәхәссез.
Дустым Әсгать белән төн буе юкә дирбияләр ясадык. Икенче көнне ап-ак юкәдән киендерелгән атым белән мин Су-Елгага теркелдәдем. Күчмә отрядка керәчинне тапшырдым, механик Шакирҗанов Гаяз абый хәлемне сорашты, рәхмәт әйтте.
Күп сулар акты, күп яфраклар коелды. Ярты гасыр вакыт узды. Өстәлгә аракы килүгә, мин Мамадыш нефтебазасына керәчингә баруымны, шунда тәүге тапкыр аракы эчүемне, аның зәхмәте аркасында мичкәне инешкә аударуымны, газиз әтием төсе булган җиз дирбияләрне урлатуымны хәтерлим. Шунда алган сабак исергәнче аракы эчүдән гомерем буе тыеп торды.
1953 елның көзендә суык тидергән энем урынына хуҗалык көтүенә чыктым. Әбиләр чуагы дип йөртелүче гаҗәеп җылы, ямьле көз иде. Сәрдәхуш елгасы башындагы каеннардан берән-сәрән генә яфрак оча. Мин, әтидән калган фуфайканы җиргә түшәп, кырын-ярын яткан килеш, җил тавышын тыңлыйм. Камылларга