Окна / Тәрәзәләр. Рафаил Газизов
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Окна / Тәрәзәләр - Рафаил Газизов страница 12
Гаяз абыйсы Саяфның атын үз арбасына әйбәтләп бәйләде дә малайны янәшә утыртты. Кибеттән алган ризыкларны капкаладылар. Тәненә аракы шаукымы таралган, кыюланган малай Гаяз абыйсына эндәшәсе итте:
– Гаяз абый, әтине очратмадыңмы син сугышта? – дип пышылдады.
Юк, күрмәдем, димәде Гаяз абыйсы, өметен өзмәде. Малайның хәлен аңлаган кеше буларак, иңбашына кулын салды. Нишләп аңламасын ул Саяфның хәлен? Беренчедән, үзе дә, әтисе исән килеш, ятим үсте. Җитмәсә, әтиләре белән өйләре терәлеп тора иде. Аның әтисе икенче хатын белән гомер итте. Ул хатыннан туган балалар: «Әт-т-т-и!» – дип кычкырганда, аның да бугаз ярып кычкырасы килмәдеме әллә?! Икенчедән, хәзер үзенең дә гаиләсе бар. Хатыны Миннур белән ике бала үстерәләр. Мәдинәсенә февральдә биш, Рифатына майда өч яшь тулды. Әти булган кеше ят кеше баласының да хәлен аңлый шул. Менә шуңа малайның җилкәсенә кулын салды, кочаклап утырды. Әтисенең мәңге кочаклыйсы юк ич бу ятимне.
– Саяф, кәкә, әтиең бик яхшы кеше иде, шуны онытма. Мин сугышта күргәннәремне сөйлим, бәлки, соравыңа да җавап табарсың.
Мине 17 яшемнән сугышка алдылар, кырык беренче елның көзендә үк. Гәүдәле идем, яшьне сорап та тормадылар. Бераз наводчиклыкка укыттылар да Сталинград далаларына ташладылар. Башта снаряд биреп тордым, көчле идем, снарядны уйнатып кына йөртәм. Боезапас бетә башласа, командир тылга җибәрә, буш әйләнеп кайтмасымны белә. Снаряд китерүче ездовойларны да, аш ташучыларны да мина теткәләп аткан көннәр булды.
Бер сугышта наводчик та, командир да үлде, кайсы яраланып тылга озатылды. Кукмара егете Сорокин белән икәү генә калдык. Туп артына мин бастым, наводчик икәнемне онытма. Җиде кеше булганда, ничек атты туп, шулай сугышырга тырыштык. Немецларның солдат-офицерларын күп кырдык, берничә танкны яндырдык. Сугыш тынгач, безнең позициягә генерал килде, сугыш кырын карады, икебез генә икәнне күргәч шаккатты: «Ребята, к ордену представлю, спасибо, хорошо воюете», – дип, икебезне дә кочаклап үпте, җирәнмәде. Тирдән сасып, балчыкка, канга буялып беткән идек.
Шуннан соң Сорокин, орден тагасы көннәр бар әле, дип җибәргәли иде. Соңыннан борынын салындырып килде бу. Орден вәгъдә иткән генерал шул ук көнне һәлак булган икән. Сталинградны саклаучыларның батырлыгына ияләнеп беттек. Адым саен бугазга-бугаз килеп сугышасың, үҗәтләнеп, Иделгә ыргылган немецларны прямой наводка белән чебен урынына кырган көннәрдә орден бирәм дип кәгазь тутыру түгел, тәүлек буе ашамаган чаклар да булды. Көн юк, төн юк, сугыш бара.
Ашау кайгыртып, трибуналга эләгә язган кеше әле мин бер гыйбрәт менә. Көне буе аш китерүче булмагач, сугыш тынып торган арада, Сорокин белән мине командир тылга озатты. Снарядлар да китерегез, ашарга да, ди. Киттек. Олаулар таптык, снарядлар төядек. Ашны термоска салып кузгалдык кына, безнең туп тирәсендә китте шартлау, китте атыш. Ничек кисәк башланса, шулай кисәк тынды да.
Сугышта иң куркытканы тынлык икәнне белмисең әле син, энекәш. Сугыш барганда, дошманның кайда икәнен чамалау җиңел.