Безнең язмыш. Анас Хасан

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Безнең язмыш - Анас Хасан страница 34

Безнең язмыш - Анас Хасан

Скачать книгу

style="font-size:15px;">      Мәрзия шифаханәдән кайтканчы, йортлы булдым. Яңа гына төзелеп беткән йортның икенче катыннан ике бүлмәле фатир алдым. Фатир бик күркәм. Тәрәзәләре ике якка карый. Солдатларыбыз белән әйберләрне ташыдым. Күченгәндә йорт әйберләре күп булып күренә, эт булып арыдым. Күченгәнче, идәннәрен яңадан буяткан идем. Фатирның батареялары бар, суык су кертелгән, канализация үткәрелгән. Котельный җылыта башлады. Аш бүлмәсендә плитәле мич. Ванна бүлмәсендә суны титан белән җылытасы. Бәдрәф янәшәдә. Тагы нәрсә кирәк? Рәхәтләнеп яшәргә була. Ишек аша гына гаиләсе белән Пупков урнашты. Димәк, безнең белән аралашып яшисе килгән! Бу подъездга башкаларны да сайлап кына керткән. Дүртенче катта Горновскийлар, ә бишенчесендә лаборанткабыз Есько ире һәм кызы белән. Бездән түбәнрәк тагы бер йорт салына. Анысы төзелүгә, Хабаровскидан бөтен офицерларыбыз күчеп бетәчәк. Сигез сыйныфлы мәктәп беренче сентябрьдән үк эшли. Анда район аша медпункт ачарга булыштым. ПМП аптекасыннан үлчәү-мазар, бикс, шприц-стерилизаторлар һәм башка кирәкле әйберләр бирдерттем. Шәфкать туташы инде эшли башлады. Димәк, гарнизонның тормышы бу яктан да җайланды. Клуб, кунакханә, балалар бакчасы, кибет (клубтан гайре барысы да бер бинада) ачык диярлек. Шәһәрчегебез күз алдында матурлана. Офицерлар гаиләләре белән танышып, дуслашып киттеләр, бер-берсенә кунакка йөрешә башладылар. Яңа ел бәйрәмен, җыелып, Горновскийларда уздырдык. Мәрзия бишенче гыйнварда гына кайтты. Аңарга яңа фатирга кайтып керүе күңелле булды. Бераз дөнья күреп, кәефе күтәрелеп кайтты. Керогазыбыз көйләнгән, керосин һәм утын бар. Су җылытып, ваннада юынып кинәнәбез. Искечә Яңа елны каршыларга Владивосток күчтәнәчләре – эре балык консервасы бар. Менә дигән салат ясарга була!

      Сирәк булса да, якын-тирәдәге балыкчылар яңа гына тотылган балыкларын китереп саткалыйлар. Мәрзия бик теләп ала, балыкчылар бистәсеннән көздән берничә пыяла савыт тозланган кызыл балык уылдыгын сатып алдык. Шул елларда уылдыкны һәм кызыл балыкны кулдан иркен алып була иде әле. Кибеттә дә какланган һәм тозланган горбуша-кеталарны саталар иде.

      Октябрь аенда елгалар балык белән кайный. Шул чакта бөтен халык кышка балык һәм уылдык хәстәрләргә керешә. Шуның белән дан тота да инде бу як. Бескоровайный әйтүенчә, Сахалинда, имеш, кызыл балыкны этләр дә ашамый! Хәзер анда да хәлләр хөртиләнгән дип ишеттек. Үзебезнең хәлгә килгәндә, тозланган гөреҗдә һәм шампиньоннар үзебезнеке. Бәрәңге, кәбестә, помидор һәм суган Хабаровск базарыннан килә. Тик менә кечкенә кибетебездә һәрбер нәрсәгә чират торасы. Анысы Мәрзия эше. Чиратсыз тормышыбызны күз алдына да китерү мөмкин түгел. Чиратлар Советлар иленең визиткасы.

      Гыйнвар аенда полк җитәкчеләре белән бергә күңел ачарга – Хабаровск каласына Мәскәүдән килгән „Диксилент“ концертын тыңларга бардык. Аның ише ретро эстрада ансамбльләре оешып үрчи башлаган чак. Күңелле булды. Дәртләнеп, автобусны яңгыратып, юл буе җырлап кайттык. Сирәк булса да, андый күңел ачуларны гарнизоннарда

Скачать книгу