Безнең язмыш. Анас Хасан
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Безнең язмыш - Анас Хасан страница 33
Әлегә һаман бишенче катта яшибез. Багажыбыз да озак көттермәде. Әкренләп гарнизонда медицина эшләребез җайланды. Моны сизми калмаган кеше булмагандыр. Табиблар үзләре дә үзгәрешләр белән канәгать иделәр. Заводка озатылган машиналарыбыз да яңарып кайтты, беренче дивизиягә яңасын да бирделәр. Тәртип булганда, барысы да үз нәүбәтендә эшләнә икән!
Бишенче мәсьәләне дә чишәргә керештем. Офицерларны һәм солдатларны елына ике, гаилә әгъзаларын бер мәртәбә рентген аша үткәрергә кирәк. Бу эшне башкарыр өчен, округның Күчмә рентген кабинетын сорап китерттем. Ләкин ул елына бер тапкыр гына килә ала. Анда да сиңа кирәгенчә торып эшләми. Округта бер без генә түгел бит! Бүтән чара табарга – үзебезнең рентгенкабинетны булдырырга кирәк, дим. Ничек инде хәзерге заманда рентгенсыз яшәргә?
Округ госпиталенең җитәкчеләре белән сөйләшеп, кече табиб Глятманны рентгенолог һөнәрен өйрәнергә өч айга рентген кабинетына юлладым. Арон моңа бик риза иде. Яһүдләргә укырга гына булсын! Пупков белән киңәшеп, рентген кабинеты хәстәренә керештем. Ул үзем урнашкан йортның башында беренче катта ике бүлмәле фатирны бирде. Йортта яшәүчеләргә „х“ нурларының зарары тимәсен өчен, фатирның түшәм-диварларын барит измәсе белән сылап акларга кирәк, ә анысы биредә юк. Кыйммәт нәрсә.
Барит измәсен сорап, РВ штабына яздык. Шакыган кешегә ишекне ачалар, ди бит. Бер ай чамасы узганнан соң, ул измә белән кечкенә контейнер килде. Аны шунда ук сыладык. Бусы булды. Инде хәзер округ медскладыннан, безгә штат язуы тиеш булмаса да, рентген аппаратын һәм тиешле бөтен җиһазларын баш рентгенолог аша юллап аласы калды. ВМО начмеды һәм баш рентгенолог белән сөйләшкәч, аларны да яздырдым.
Горновский бөтенесен йөк машинабызга төяп алып кайтты. Медтехникадан белгечне чакыртып, аны тоташтырып, көйләп тә куйдык. Глятман якшәмбе көннәрендә кайтып, кызыксынып йөрде. Эш урыны инде анык. Ул укудан кайтуга, Стецюкны ун көнгә ЭКГ серләренә