Безнең язмыш. Анас Хасан

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Безнең язмыш - Анас Хасан страница 29

Безнең язмыш - Анас Хасан

Скачать книгу

да тимәде. Дөнья күргән Аlma mater шәкертләре ич. Братаненко да аттестациядә: „Эпидемиолог эшенә лаеклы“ – дип язган иде. Панкратов, начальство арасында йөреп, шактый шомарды. Бәлки, ул әйткәнчә дә начар булмас иде, тик минем язмышым хәл ителгән инде, үкенергә урын калмаган. Дөресен әйткәндә, Панкратов бик булдыра алырлык кеше түгел, байтак вазифаларын минем җилкәмә аудара иде. Ә минем аның колы буласым килмәде. Ишеткәнемчә, миннән соң ул да урынында озак утыра алмаган, каядыр көнбатышка күчкән. Уем рас килгән. Ләкин миңа, ул көнбатыш якларына ирешкәнче, байтак кына көнчыгышта һәм Себердә ат урынына хезмәт итәргә туры киләчәк. Шунысы кызык, бу якларда офицерлар нинди генә урын биләп хезмәт итсәләр дә, әмма гел көнбатыш частьларына күчәргә омтылалар. Уралның бу якларын Тын океанга кадәр кыргый дип таныйлар. Һәм сөеп бетермиләр. Бәлки, монда тумагангадыр, үз итмиләр… Урыслар бу якларда, ни әйтсәләр дә, килмешәкләр шул. Кулларындагы песнәк белән канәгатьләнмичә, һаман һавадагы торна артыннан чапканнар!..

      Хәбәр алуга куанышып, әйберләребезне җыеп, күчү мәсьәләсенә керештек. Безнең илдә гади кешегә уңай шартлар буламы соң? Станциябез янәшәдә булуга карамастан, контейнерлар бүтән – Бузули станциясендә, егерме чакрым арырак. Әйберләребезне йөк машинасына төяп, шунда киттем. Бузули әле ул ярымстанция генә. Элек аңарга караучы да булмагандыр. Арырак, урман эчендә ниндидер бәләкәй ял йорты сыман нәрсә бар. Әллә инде түрәләрнең ау йортлары? Малыбызны контейнерга бушатып, әйләнеп кайттым да, кирәкле әйберләребезне үзебез белән алып, Мәскәүдән Хабаровскига узып барган поездга утыргач кына тынычландык. Менә йөк вагоннары белән тулган, щебёнка өемнәре белән күмелгән Ледянаяны калдырып, Свободный – Серышево – Поздеевка – Возжаевка һәм Белогорскины да уздык. Поезд төн караңгылыгына кереп бара. Арып беткән гәүдәләрне йокы басты. Таң атканда, без инде Хабаровскига килеп җиттек. Ашыкмый гына төштек. Ашыгуның кирәге юк. Ияләшергә кирәк. Камыт бераз көтеп торса да, беркая китмәс. Мәрзиягә каланы күрсәтергә кирәк. Рестораннарда сыйланасы бар. Андый бәхет сирәк очрый. Такси яллап, кунакханәгә илтергә куштык. Ярыйсы гына кунакханәгә урнашканнан соң, тамак ялгарга һәм каланы карарга чыгып киттек. Биредә җылы иде әле. Чаганнардан яфраклар да коелып бетмәгән. Кәеф күтәрелде. Табигатьнең тәэсире зур шул.

      Гомеремнең тагы яңа сәхифәсе ачылырга тора. Мин ул ак тормыш битен пычратмый гына язып тутырачакмын!.. „Ерак Көнчыгыш“ исемле ресторанда иң татлы ризыкларны алып ашадык. Шулар арасында маринадлы трепанг салаты аеруча тәмле иде. Ул – ак гөмбә яки тозланган гөреҗдә сыман ашамлык, „диңгез кыярларыннан“ хәстәрләнгән нәрсә. Үзе алтынтамыр тамыры кебек шифалы. Инде менә нихәтле вакыт узуына карамастан, тәме һаман исемдә. Кибетләрдә эре Амур балыклары, башка тәм-томнар. Халык, урамнарны тутырып, киноларга, стадионга, базарга, Амур ярына агыла. Укучы шәкертләр, интуристлар байтак. Менә кайда халык яши икән ичмасам! Без дә шәһәрне кызыксынып карап йөрдек. Киң, мәгърур Амур буена

Скачать книгу