Безнең язмыш. Анас Хасан
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Безнең язмыш - Анас Хасан страница 26
Кызганыч, азгынлык чире армиябезне дә читләп узмады. Бер илдә бит! Әйтик, Гречко чорында җыен яраксызлар гаскәр башлыклары булып беткәннәр иде. Кошевой, Третьяк кебекләрне искә төшерү дә җитә. Брежнев, Гречко һәм аларның якыннары үзләрен, назлы кызлар сыман иркәләтеп, уч төбендә генә сикертеп торырга омтылалар иде. Моны тиз белеп алган бәндәләр түрәләрнең йомшак яклары белән бик оста файдаланды. Ә гади халык нишләде соң? Барысын да күрде һәм наданлыкка, гафләткә батып, битарафлыкка бирелеп, күңеле кайтып, әкренләп эштән бизә башлады. Сәрхушлыкка, угрылыкка салынды. „Бөек“ җитәкчеләрнең хакимлекләренең нәтиҗәләре шул булды. Мондый авыр сырхаудан терелер көн килер микән?
Дивизиябезнең шактый өлеше, ракеталарын торгызып, сугышчан әзерлеккә басты. Болары әле җир астында түгел. Старт өстәлләре җир өстендә. Ләкин кораллануның бу башлангыч адымы гына. Күнекмәләр үткәрәләр. Озын, шәм күк төз ракеталарның атом белән коралланган очлы башлары күкне тишеп тора. Әйтерсең бу кыямәт кисәүләре мәхшәр көнен кисәтәләр! Ләкин аларны галәм күге аша дошман иленә яудырыр өчен, башта, байтак вакытны сарыф итеп, эчләренә махсус цистерналардан саулыкка үтә зарарлы күп кенә „гентил“ шифрлы ягулыкны һәм шулай ук агрессив оксидлаштыручы „АК-27А“ дигән сыекчаны тутырганчы йөгертергә кирәк. Ягулыкны һәм оксидлаштыручы сыекчаны кирәгенчә тутыргач, ракеталарны җибәрер өчен боерык алганнан соң, ике минут чамасы вакыт сарыф ителә. Бу МБРларга алмашка полигоннарда төгәлрәкләре һәм әзерлеклерәкләре сынала, һәм аларга шахталар да казыла. Свободныйдан бүтән полкыбыз да бирегә, урман арасына күчеп, төп вазифасына тотынырга аныклана. Анда өлкән табиб булып капитан Клименко хезмәт итә. Ул миннән бер ел алдан укып чыккан иде.
Дивизия командирыбыз Горбунов генерал дәрәҗәсенә иреште. Үзе бер төпчек кенә. Братаненко, аңарга ялагайланып, махсус санинструкторны букчасы белән өркетеп куйды. Янәсе, олы шәхес кинәт чирләп китмәгәе дә, аны инфаркт сукмагае! Генерал кая гына бармасын, санинструктор букчасын тотып, артыннан ияреп, йомышларын үтәп йөри. Моңарчы мондый хәлне авиациядә хезмәт иткәндә генә күргәнем бар иде: авиация маршалы Руденко Прилукига махсус табибын ияртеп килде. Офицерлар җыенында чыгыш ясаганда, аның кыза башлавын күреп, табибы шунда ук әкрен генә ымлап-эндәшеп тынычландырырга тырыша иде.
Кирәкләре булганда, шулай кадерләп карыйлар, ә кирәкләре беткәч мәтәлдерәләр! Горбунов кебек кечерәкләре, күрәсең, олыракларыннан үрнәк алалар. Урыслар мондый очракларда: „Что крестьяне – то и обезьяне!“ – диләр.
Җәй башында гаскәрләрнең сәләтләрен тикшерергә һәм тормыш якларын күрергә яңа РВ главкомыбыз – Советлар Союзы маршалы Крылов килде. Элек ул ДВОда хезмәт иткән кеше. Урта буйлы, юантыграк, түгәрәк битле, тукмак борынлы адәм. Йөзе бераз калмыкка да охшашлы димме… Болай шау-шу куптарганы ишетелмәде. Кайбер карт, сәнәктән көрәк булган генераллар кычкыручан, тынгысыз