Безнең язмыш. Анас Хасан

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Безнең язмыш - Анас Хасан страница 21

Безнең язмыш - Анас Хасан

Скачать книгу

яшерен миналар күмелгән. Билгеләнгән юллардан гына йөрергә туры килә. Ләкин бетон саклыкларга да карамастан, серләр ачыла, хәтта АКШка кадәр барып җитәләр! Хәрби стройбатлар башкарган мондый олы эшләрне яшерүе бик кыен. Мөмкин дә түгелдер. Йөзәр эшелоннар – төзү әйберләре, бетон, ком, чуерташ, махсус корыч конструкция-арматуралар, трубалар, трансформатор-вентиляторлар һәм озын, түбәләре генә ачыла торган вагоннар, төп юлдан аерылып, моңарчы бер адәм дә яшәмәгән тайга эченә көн-төн кереп торсыннар әле! Дөрес, бу төзелеш турында ялган риваять тараталар таратуын, ләкин ышаналармы?

      Аннары, РВ корылмаларын бөтен ил төзи диярлек. Ә   хәрбиләрнең саннары даими рәвештә үрчеп торуын, төрле комиссияләрнең килеп-китеп йөрүләрен ничек аңлатырга?

      Аннары көнбатыш илләрнең шымчыларын да тоткарлыйлар, дипломатларын да бу якка сәбәпсез килүләрен күреп, борып кайтаралар. Шул чакта биредә элек чит илгә качып киткән бер картайган графиня пәйда була. Аннары, беренче стратегик ракетаны әзерләп стартка бастыргач, аның махсус очу борт программасы, Мәскәүдән китергәндә, юлда югалган дип ишеттем. Энә түгел бит. Аны кораллы офицерлар аерым купеда саклап килгәннәр. Ничектер урлатканнар булып чыга… Булыр да. Ә бәлки, дошманнарны алдар өчен, махсус урлатканнардыр дим? Моны дезинформация диләр. Андый яшерен уеннар да оештырылалар бит! Соңрак бер искитәрлек вакыйга булып узды. Беренче ракетабыз сугышчан әзерлеккә стартка баскач, Окинавадан полк командирын Тинчурин (булачак генерал) үзе шул уңайдан тәбрикләгән, диделәр!

      Возжаевкада һәм тайгада ятканда офицерлар, яшеренеп, Окинавадан япон ханымның „Момура“ радиотапшыруларын тыңлыйлар иде. Ул тапшырулар кыска дулкында махсус көнчыгыш совет гаскәрләре өчен оештырылган иде. Анда шәп музыка, совет җырлары яңа аранжировкада башкарыла һәм төрле хәбәрләр бирәләр. Хәтта кайбер офицерларны туган көннәре һәм балалары туу белән котлыйлар иде! Һәр тапшыру ягымлы хатын тавышы: „Момура сөйли!“ – сүзләре белән башлана иде. Әле дә гаҗәпләнәм һәм, күп еллар үткәч: „Әллә бу үзебезнең тапшыруыбыз булды микән?“ – дип шикләнеп куям. „Ят тавышларны“ тыңлау ул елларда катгый тыела иде. Сизсәләр, ышанычны югалтасың дигән сүз.

      Ят тавышларны даими басып торыр өчен, тулаем Днепрогэс энергиясе сарыф ителә иде! Бәлки, аларны тыңлатмас өчен, юри „Момура“ булып кыланганнардыр? Ләкин, без дошманнарның нинди яшерен эшләр булдырганнарын белеп торгач, алар да безнең турыда белми тормадылар.

      Штабларыбызда аларның очып узачак сәгать-минутларының графиклары бар. Шул мәлләрдә бөтен хәрәкәтләр тукталырга, бар халык һәм техника яшеренергә тиеш. Ләкин боларның барысын да төгәл үтәү кыен, һәм безнең кешеләргә гомуми хас булган тәртипсезлек тә үзенекен итә бит. Шулай булгач, безне капчыкка яшереп кара.

      Җәй көннәрендә миңа командировкага ешрак йөрергә туры килде. Яшәреп яңарган мохит куенында, хәрәкәтсез поезд эшелонында яшәргә күңелле булса да, чебен-черкиләрнең, озынборыннарның

Скачать книгу