Безнең язмыш. Анас Хасан
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Безнең язмыш - Анас Хасан страница 24
Монда көтмәгәндә Прилукидагы элекке штаб начальнигын – подполковник Скворцовны очраттым. Ул, командиры полковник Кошкин кебек, лаеклы ялга чыккан икән. Болай „сыерчык“ белән „мәче“ тату хезмәт итәләр иде.
Скворцов минем академия бетереп чыгуыма гаҗәпләнде. Биредә онытылмаслык егерме биш тәүлек үткәнен сизми дә калдык. Тагы шул фирменный поезд белән башкалага киттек. Мәскәүдә яңа төзелгән „Спутник“ кунакханәсендә тукталып, ун тәүлек яшәдек. Урыннарыбыз аерым булды. Башкалабызга эләккәч, күбрәк күрәсе, кирәкле һәм ошаган әйберләрне аласы килде.
Күршеләр заказлар да биргәннәр иде. Вакытны заяга уздырмаска тырыштык. Ерак Көнчыгышта бу сәяхәтне ел буе көтеп торасың бит. Башта янәшәдәге ВДНХ сарайларын һәм күргәзмәләрен карап чыктык. Аннары Горький проспектын (Тверьская) җәяү, ике ягыннан да кибетләрен тикшереп үттек. „Россия“ кинотеатрында Бондарчук куйган „Сугыш һәм солых“ төсле киносының премьерасын яратып карадык. Төрле кош ите шулпаларын пешерә торган махсус ресторанда тукланып алдык. Кызыл мәйданда булдык. „Пассажда“ Мәрзиягә яңа гына модага кереп барган кара синтетик тун сатып алдык. Метрода гизеп йөрдек. Икенче көнне Комсомол проспектында яңа ачылган „Синтетика“ кибетендә булдык. Бу урамның киңлегенә, турылыгына һәм озынлыгына исең китәр! Өченче көнне „Националь“ ресторанында сыйландык. Дүртенче көнне – „Метрополь“ да, ә аннары – „Москва“ да. Соңгысының ризыклары ошап бетмәде. Зур театрга билет таба алмадык. Кермәгән кибетләребез калмады. Мәскәү кибетләреннән Марокко сардиналарын, биш литрлы савытта Венгрия тозлы кыярларын, затлы сыр-колбасалар, тартмалы шоколад, хәлвә, һинд чәен, маркалы шәраб, ун дистә күкәй, Чех бокалларын һәм тагы затлы һәм тәмле ашамлыклар алдык.
Кисловодскида да әйберләр алган идек, шул рәттән Мәрзиягә көзге шакмаклы кыска бишмәт, ак ридикюль һәм затлы спортчылар рюкзагы. Хабаровск поездына җыена башлагач, әйберләребез биш урын булды. Минем ике кулыма авырлары, ә Мәрзиягә – җиңелләре. Ел буе җыйган акчаларыбызны туздырдык. Авызыңа эләккәнен йот дигәндәй, туры килгәнен алмый үтмәдек инде. Монда кирәкле әйберләрне