Безнең язмыш. Анас Хасан

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Безнең язмыш - Анас Хасан страница 22

Безнең язмыш - Анас Хасан

Скачать книгу

бер истәлеккә кагылмый булмас. Әнинең авылында ярлырак ир заты яшәгән. Аңарга абруйлы, мөхтәрәм мулла абзыйга чәй эчертергә туры килгән. Шуннан соң авылдашлары белән берәр бәхәс чыга калса: „Сез беләсезме минем кем икәнне? Мин хаҗи Мусага чәй эчерткән егет!“ – дип, күкрәген киереп горурлана торган булган, бичара. Менә мин дә Гыйрфанов агага тозлы чәй эчергән егет! Исемен белми калдым. Минец аны „Мих-Мих“ дип атый иде.

      Шушы вакыйгадан соң, ул пенсиягә чыкканчы, Себердә, Капустин Ярда, Перхушковода гыйльми конференция-җыеннарда аның белән очрашкаладык. Аны-моны әйткәне булмады. Ләкин миңа күтәрелергә дә булышмады.

      Байтак вакыттан соң, үзем токсиколог-радиолог булгач, Гыйрфанов минем ише яшь белгечләрне гыйльми конференциягә Перхушковода җыйды. Көннәрнең берендә аннан Мәскәүгә – Склифасовский исемендәге ашыгыч ярдәм итү институтының клиникасына ашыгыч ярдәмнең ничек оештыруларын һәм агуланган авыруларны карарга бардык. Институтның бер өлеше граф Ширәмәтнең махсус сараенда урнашкан. Шул мәһабәт сарайның гүзәл залыннан озын, бормалы-бормалы, лабиринтка охшаган подвал коридорларыннан берәү чыгып, безгә икенче бинага китәргә кушты да, үзе каядыр кереп юк булды.

      Гыйрфанов, белгән кеше кебек, безне ияртеп, шул подвал коридорларына алып китте һәм юл таба алмый, башларыбызны әйләндергәнче, ярты сәгать лабиринтта йөртте. Ачуыбыз чыкты. Ул да монда беренче тапкыр икән… Алланың рәхмәте, бетәсе түгел ишекләрнең берсенә каршыбызга килгән бәндә коткарып кертеп җибәрде тагы. Югыйсә кичкә хәтле йөргән булыр идек! Шуннан соң Гыйрфановка игътибарым кимеде. Үзең белмәгәндә, белдекле булып кыланмыйлар һәм кешеләрне бутамыйлар аны! Үзе дә бичара халәтенә төшкәнен сизде бугай.

      Гыйрфанов РТБдан киткәч, шул көннәрдә үк диярлек, офицерларны казарма тормышына күчерделәр. Отпускаларда булганнарын кире кайтардылар. Бу бөтен Кораллы көчләрдә башланган хәл иде. Сәбәбе – Куба – Кариб кризисы. Возжаевкага кайтмый, эшелонда яшибез. Барча солдат-офицерларыбыз биредә. Штабыбыз инде салынган, казармалар төзелеп бетте диярлек. Дивизиянең бер генә полкы сугышка әзер булып кизү торса да, дивизия сафка басты дип игълан ителде. Һәм шуның өчен офицерларга өстәмә акча түли башладылар. Гәҗитләрдә, радио-телевидение аша, политуку һәм марксизм-ленинизм дәресләрендә АКШ империалистларын бертуктаусыз диярлек сүгәләр. Әйтерсең үзебез Кубага тыкшынмаган һәм СССРның йөзе кара түгел! Үзләре ич Кубага яшерен рәвештә совет гаскәрләрен һәм ракета частьларын керткәннәр. Ул урта ераклыкка оча торган ракеталарны АКШның хәрби базаларына төбәп тә куйганнар!

      АКШлылар шул сәбәптән, СССРны агрессиядә гаепләп, Кубаны диңгез флотлары белән камап алганнар. Бу инде хәрби блокада дигән сүз. Куба белән СССР арасында күпер салынган кебек, тәүлегенә утызар совет корабы, океан һәм диңгезләрне гизеп, кирәк-яракларны ташып йөри. Җитәкчеләребез СССР исеменнән: „Совет армиясенең җыр вә бию ансамбленнән гайре Кубада бер генә солдатыбыз

Скачать книгу