Безнең язмыш. Анас Хасан

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Безнең язмыш - Анас Хасан страница 17

Безнең язмыш - Анас Хасан

Скачать книгу

– дүрт урынлы вакытлыча изолятор. Биредә саф һава, җирне ап-ак кар мамыгы каплаган. Урман эчендә тынлык. Шәрә агачлар һәм акка төренгән чыршылар арасында – борчулы күкшәләр. Эчтәрәк тукран тукылдаганы ишетелә. Газапсыз тамак туйдырып булмый шул. Менә шушы гаҗәп тынлыкта без, олы сугыш буласын көтеп, бик ашыгыч рәвештә коралланып ятабыз. Биредә эшем артык күп түгел. Ашханәбезне (вагон-ресторанны) тәртиптә тоту, авыруларны кабул итү. Аннары көн дә бер төркем солдатларны санитар машинага утыртып, стройбат поликлиникасына (җиде чакрым) рентгенга, теш табибына һәм, кирәге чыкса, башкаларына да күрсәтергә алып йөрим. Атнага бер офицерларга һәм солдатларга ВМП дәресләре бирәм. Солдатларны мунчага кертер алдыннан анда мунчала-ләгәннәренә хәтле дезинфекция ясарга кирәк. Чишендергәндә тиреләре чиста булмаганнарны аерып дәвалыйсың, аларны башкалардан соңрак юындырасың. Санинструктор, мунча кергәннән соң, тырнакларын кистерә, кирәк булса, суелган бетчә-мазарларын йод белән сөртеп бәйли. Солдатларны үз балаларыңны караган күк тәрбияләргә туры килә, кирәкле киңәшләр бирәсең. Шуңа күрә, әйтмәгәнем булсын, йогышлы чирләр юк, грипп, ОРЗ белән авыручылар да аз. Орёл һәм офицерлар белән мөнәсәбәтләр яхшы, мине ихтирам итәләр. Солдатларыбыз тәртипле, Петропавловск-Камчатка һәм Уссурийскидан. Үз иткәнемне сизәләр. Елан җылыга ияләшкән кебек, миңа гел: „Иптәш капитан!“ – дип кенә торалар. Аларга монда минем белән тынычрак. Монда да военторг кибет ачты. Мәрзия янына өчәр көнгә кайтып йөрим. Ысланган эре симез кета түшкәләрен һәм башка кирәк-яракларны сәяхәтемнән ала кайтам. Күз тимәгәе, тормыш бер җайлангач гөрли генә. Частебыз һаман ике өлешкә аерылган әле. Шулай ике арада арлы-бирле хезмәт итеп йөри торгач, кыш та үтте. Язга чыктык. Гөрләвекләр акканда, бермәлне суүткәргечтә сулар бозылды. Кайберәүләрнең эчләре киткәләде. Былтыр үзем дә бер атна Белогорск госпиталендә ятып чыккан идем. Шәһәрчекнең водопроводы искергән шул. Өстәмә чаралар күрергә туры килә.

      Мәскәүдән яңа урыныбызга комиссияләр килә тора. Ә инде хәрби галимнәр, проектчылар, РВ белгечләре һәм Кораллы көчләрнең җаваплы вәкилләре ракета комплексларында кысылып яшиләр. Хезмәт итүчеләргә алар барысы да авырга төшә. Алар, кеше җилкәсенә атланып, кеше кулы белән эшләргә күнеккәннәр – күрсәтмә-боерыклар бирергә остарып беткәннәр. Үзләре моны „булышу“ диләр. Җитмәсә, үзләрен балаларны караган кебек карап торырга кирәк. Ә кайберләре, ике яклы пычак булып, Мәскәүләренә кайткач әләкләүдән дә тартынмыйлар!..

      Тайга эчендә күп тармаклы, төзелеп бетмәгән юлларны әзмәвердәй көчле КРАЗ-МАЗ-Урал-ЧТЗлар тәмам баткаклыкка әверелдергән. Юллар шулай өзелеп торганда, бер төркем төрле дәрәҗәле партия совет җитәкчеләре һәм генераллар белән Политбюро әгъзасы Козлов килде. Кара „Волга“ лар кәрваны әллә кайларга сузылды. Юлның ике ягында эшләүче стройбат солдатлары, граждан бригадирлары, офицерлар, авыз ачып, гаҗәпсенеп карап торалар. Әйтерсең күктән ят галәм вәкилләре иңгән! Машиналар боламыкланган пычракка бата-бата,

Скачать книгу